Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлаулар кабул иттеләр

Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында Көнчыгыш урамындагы йортта ветераннар яши инде. Алар "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү" программасы буенча фатирлар алды.

Бөек Ватан сугышы инвалиды Мөгаллим Ибраһим улы Мәхмүтов (рәсемдә) һәм әлеге сугышта катнашучының тол хатыны Гөлчирә Зәки кызы Вәлиева яңа фатирларга ия булдылар. Яңа торактан күптән көтелгән ачкычларны һәм бүләкләрне ветераннарга район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев тапшырды. Элек Мөгаллим Мәхмүтов Яңа Каразирек авылында яшәгән. Сугыш вакытында минометчы булып хезмәт иткән. Берлинга кадәр барып җиткән. Соңыннан колхозда тракторчы, шофер булып эшләгән. Мөгаллим Ибраһим улы лаеклы ялга "Байкал" колхозыннан чыккан. Тормыш иптәше Хәтирә апа белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Гөлчирә Вәлиева моңа кадәр Какылы Күл авылында яшәгән. 14 яшьтән Фрунзе исемендәге колхозда эшләгән. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге вакытта мәрхүм II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүче Габделгали Әхмәтвәли улы Вәлиевнең тол хатыны һәм дүрт баланың бәхетле анасы.

Яңа йортларга күченүчеләр район җи- тәкчелеген һәм "Стройинвестплюс" ҖЧҖ төзүчеләрен җылы кабул иттеләр һәм аларга һәр көнгә шатланып, уңайлы яшәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев