Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы ана Рәзимә Кашапова таләпчән әни түгел

Бу ханым, алты бала анасы, үзенең энергиясе, шат күңелле холкы һәм башкарылган эшләре турында сөйләгәндә "колачламаслыкны колачлый алырлык булуы" белән сокландыра.

Үзегез уйлап карагыз, Рәзимә Риф кызы тормыш иптәше Альберт Мөнәвир улы белән бергә биш савым сыеры, сигез баш үгезбозау һәм бозаулар асрый. Әгәр бу куш тояклыларга сарыклар, йорт куяннарын, тавыклар һәм казларны да өстәсәң, бу - авыр язмыштан зарланып, якыннарыңның теңкәсенә тию өчен нигезле сәбәп булып торыр иде. Ә Кашаповага эш куаныч кына өсти кебек. Җәйге чорда, җитмәсә, мал-туардан тыш, бакча эше дә башлана. Сөбханалла, кечкенә түгел - 30 сотыйдан артык, өч сотые теплица өчен бүленгән. Димәк, бу гаиләдә язгы кыр эшләре мартта башлана, дигән сүз. Мәкаләбез герое сүзләре буенча, теплицада үскән яшелчәләрне сату җайга салынган: кыяр һәм помидорларны даими рәвештә күмәртәләп сатучылар алып китә. Ә балаларын аның биредә эшләтәсе килми - артык таләпчән хезмәт.

- Чүп утау миңа авыр түгел, хәтта ошый да, - дип яңгыратып көлә Кашапова. - Бәрәңгене чүптән арындырылган участокта алу күңелле. Алай булгач, йорт яны территориясендәге күкчәчәкләрне үстерү рәхәтлек кенә өсти инде. Арттыруларсыз әйтергә була, мәкаләбез герое үзенең биологик яшеннән дистә яшькә яшьрәк күренә. Ул җиңел кузгала, аш бүлмәсендә дә җитез. Буш вакытында крючок белән бәйли, рәсем төшерә. Мольберт, буяулар, палитра... Рәссамны бөтен атрибутика белән өлкән кызы тәэмин иткән. Янәсе, мә, әни, иҗат ит, уйлап чыгар, үзеңне сынап кара! Менә шундый бар якка да булган кеше ул Рәзимә ханым.

Сүз уңаеннан, балалар турында. Аның сүзләре буенча, мәкаләбез герое таләпчән әни түгел. Балаларга билгеләнгән эшләрне башкарырга мәҗбүр итәргә тормыш иптәшенә дә, үзенә дә туры килми. Әйтик, балалары мәктәптән кайткач, төшке ашны ашый, бераз шәхси мәнфәгатьләре белән мавыгып ала да, маллар карарга чыга - тирестән арындыру алар өстендә. Әтиләре һәрвакыт билгеле бер күләмдә эш калдыра һәм алар карусыз моны үтиләр, ди Рәзимә Риф кызы. Аның сүзләре буенча, кызлары да шулай ук хезмәт сөючән, барын да булдыралар - токмач та кисәләр, бәлеш тә пешерәләр... Хәер, бүген туган йортларында сигезенче сыйныф укучысы Алинә, сүз уңаеннан, гел бишлегә генә укый һәм җиденче сыйныфта белем алучы Илназ гына калган. Өлкән уллары Чулпан Урыссуда "ашыгыч ярдәм" бүлегендә фельдшер булып эшли. Өлкән кызлары Альбина хатын-кыз чәчтарашчысы, Чаллыда яши. Тагын бер уллары Айнур армиядә хезмәт итә, тиздән, декабрь аенда демобилизацияләнергә тиеш. Тагын бер уллары Илсур югары уку йорты студенты, көрәш буенча спорт мастерына кандидат. Әлеге спорт төре белән Кашаповларның барлык уллары шөгыльләнгән. Медальләр-медальләр, дипломнар-грамоталар... Сүз дә юк, бу бүләкләр әлеге гаиләдә ата-ана да, балалар да төпле кешеләр булуы турында сөйли. Биредә хезмәткә йөк буларак түгел, бүләк буларак карыйлар. Бәлки ышану кыендыр, әмма факт - факт булып кала. Әйтик, Кашапова икенче кызының аеруча басылып эшли белүе турында бәян итә - кыз фәннәргә тартыла, өй эшен үтәүгә күп вакытын бүлә. Әти-әни өчен аның мәнфәгатьләре изге. Балаларның кайсысынадыр, мәсәлән, көндәлектәге бишлеләр төп бурыч түгел. Димәк бала башка юнщлеш буенча үзен күрсәтәчәк. Кыскасы, иминлектә дөнья көткән йортта баланы күкрәктән тиз аералар. Һәм алар мөстәкыйльлеккә тиз ирешә. Әйтик, Илназ киемне үз зәвыгы буенча үзгәртеп тегәсе килсә, моны оста гына кулдан эшли. Аның мавыгуларына балта чапмас өчен тегү машинасы сатып алырга туры килде, дип елмая әни кеше. Шулай да ата сүзе дә гаиләдә зур әһәмияткә ия. Ана сөте белән балаларга шул сеңеп калган: ул әйткәнне ике тапкыр кабатлатмавың яхшырак. Сүз уңаеннан, гаилә башлыгын хуҗабикә мактап туя алмый. Шикләнмибез, оста куллыга охшаган. Күркәм йорт, төзек ишегалды территориясе моны сүзләрсез дә раслый. Ә өй эчендәге уңайлык, андагы җылы мохит - әлеге искиткеч ханым - күп балалы ана һәм беренче онык әбисенең бәхәссез казанышы. Шундый фикер туа, мәкаләбез герое алты сабый янында уздырган йокысыз төннәрен үзенең яңгыравыклы көлүе астына күмеп калдырган. Шунлыктан яшь күренә һәм үзе җан юмартлыгы белән тулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев