Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күршеләрчә генә түгел, туганнарча

Июльнең соңгы көнендә Урыссу бистәсендә Төзелеш тыкрыгы буенча урнашкан 4 санлы йортта яшәүчеләр аның 60 еллык юбилеен билгеләп уздылар.

Бер подъездлы сигез фатирлы йорт 1952 елның 31 июлендә эксплуатациягә тапшырыла. Әлеге йортта инде күп еллар дәвамында яшәүче Валентина Новикова сүзләре буенча, моңа кадәр биредә әсир сугышчылар тотылган зона урнашкан. Аның территориясе чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган булган, периметры буенча дозорда торучы кораллы сакчылар белән вышкалар торган. Зонада үскән сары чәчкәләр кыз балаларның игътибарын җәлеп иткән, шуңа күрә еш кына алар чәнечкеле чыбык астыннан чәчкәләр артыннан кергәннәр. Кечкенә "диверсантлар"ны күреп, сакчылар, вышкалардан төшеп, кызларны шул ук юл белән тыныч кына озатканнар.
Вакытлар узу белән, зона юкка чыгарылган, ә азат ителгән территориядә тораклар һәм башка каралтылар төзелә башлаган. 4 санлы йорт сигез гаиләгә исәпләнгән булган, әмма анда ундүрт гаилә урнаштырганнар - бистәнең үсеш елларында тораклар әле аз булган, ә яңа торак пункт төзүгә кешеләр күп килгән. Әлеге һәм күрше йортка бистәне беренче төзүчеләрне урнаштырганга күрә, тыкрыкка исемне дә шул рәвешле биргәннәр. Валентина Михайловна йортта беренче яшәүчеләрне таба алмаган - кемдер башка торак пунктларга күчкән, кемдер фани дөнья белән хушлашкан. Йортта кырык елдан артык торучылар хәзерге вакытта анда озак еллар дәвамында яшәүчеләр булып исәпләнәләр. Озак еллар дәвамында иңгә-иң терәшеп яшәү аларны туганлаштырган диярлек. Алар, Валентина Михайловна сүзләренә караганда, шатлыкта да, кайгыда да бергә.
Йорт подъезды да анда яшәүчеләрнең бердәмлегенә дәлил булып тора. Ул чисталыкта гына тотылмыйча, үз эчендә шулай ук эстетик тәрбия бурычын да үти - идәннәрдә келәмчекләр, аскуймаларда тере чәчкәләр, стеналарда картиналар һәм төрле хәбәрләр һәм тәбрикләүләр белән тулы мәгълүмати почмак. Хәтта фатирга керү ишекләрен дә йортта яшәүчеләр бер-берсенең ишекләре төсенә охшатып сайларга тырышалар. Йорт каршындагы ишегалды да аларның игътибарыннан читтә калмаган. Бетон койма турында Валентина Михайловна болай ди: "Ялгызың юкка чыкмас өчен, кулга-кул тотынышыйк, дуслар". Чынлап та, ул кулга-кул тотынган кешеләрне хәтерләтеп буялган. Зур чәчәк түтәле булдыру йортта торучылардан, күрәсең, күп көч таләп иткән, чөнки аларга уңдырышлы җир алып килүдән башларга туры килгән. Тирәкләрне кискәннән соң калган чиксез зур төпләргә дә дизайнер проектында урын табылган. Үсеп чыккан ботаклар киселгән, аларга пөхтә түгәрәк форма бирелгән.
Юбилей көнендә йортта яшәүчеләрне үз чыгышы белән Ирина Иванаевская җитәкчелегендәге "Истоки" ветераннар хоры сөендерде. Чараны оештыручы Валентина Новикова үзе дә әлеге хорда катнаша һәм берничә җыр авторы булып тора. Хорчыларның чыгышлары олы һәм кече ватанга мәхәббәт һәм наз белән тулы иде. Валентина Михайловна күршеләргә һәм кунакларга үзенең кайбер шигырьләрен укыды. Аның белән бергә чараны алып барган, Әлмәт шәһәренең нефть институты студенты, күршесе Кристина Касланова җыелганнар белән үзенең балачагында булган мәзәк хәлләр белән уртаклашты. Валентина Михайловна йортта яшәүче яшьләргә һәм балаларга кечкенә бүләкләр тапшырды, өй буенча җаваплының эшен билгеләп узды, күршесе Людмила Ковалеваны юбилее белән тәбрикләде. Йортта яшәүче егерме тугыз кешене генә түгел, ә шулай ук аларның кияүләрен, киленнәрен, балаларын, оныкларын да ул үз кешеләре дип саный. Аларның гомуми саны илледән артык. Чынында исә бу бер зур, тату гаилә. Чөнки үз дөньясында гына йомылып яшәгән күршеләр мондый гамәлләр кыла алмый.
Юмартлык - россиялеләр холкындагы төп сыйфатларның берсе. Алар өчен теләсә нинди аралашу табын тулы ризыклы өстәлләр артында эчкерсез сөйләшүгә күчә. Бу җәһәттән дә әлеге йортта яшәүчеләр моннан чыгарма түгел. Тәлинкәләргә үзләре әзерләгән пироглар, чит ил җимешләрен куеп, хуш исле чәй ясап, алар бу минутта якында булган бөтен кешене табынга чакырдылар. Әкрен генә аралашып утырган арада караңгы да төште. Әлеге күркәм күренеш белән җирдә тагын бер көн тәмамланды. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең тормышларында мондый көннәрне әле берничә дистә ел дәвамында насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев