Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызу һәм яхшы эшләргә

Районыбыз аның исемен йөртүче матур юбилее алдыннан әлеге авылда күп эшләр башкарылган.

Су белән тәэмин итү әһәмиятле фактор булып тора. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Н. Җәләев сүзләре буенча, суүткәргеч Камалиев, Чкалов, Тукай, Киров һәм Кәтиев урамнарына сузылган. Бүгенге көнгә Совет урамында яшәүче аз керемлеләргә һәм ялгыз торучы авыл кешеләренә ярдәм күрсәтелгән: аларның йортларының иске коймалары, гомум озынлыгы 256 метр булган профнастилдан, ихатага алыштырылган. Моннан тыш, теннис корты төзелгән, спорткомплекс түбәсе яңартылган. Тимер юл вокзалы янындагы шыксыз обелиск яңага алмаштырылган. "Монда 1918 елның октябрендә ак чехлар тарафыннан атылган большевиклар - Петровская Екатерина, Просвиркин Степан, билгесез матрос күмелгән булган. Соңрак, шул ук елның 7 ноябрендә алар Бөгелмә шәһәрендә геройлар аллеясына киредән җирләнгән" - обелисктагы әлеге язма Ютазы авылының бай, гади булмаган тарихка ия икәнлеген тагын бер кат дәлилли.
Җирлек планында - балалар бакчасы түбәсен ремонтлау, күп урамнарда юлларга чуерташ җәю, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган ютазылылар өчен куелган обелискны ихаталау. Якын киләчәктә Вахитов һәм Совет урамнары кисешкән урында участокны киредән планлаштыру бурычы тора. "Әлеге территорияне төзекләндерәбез, агачлар һәм куаклар утыртачакбыз, скамьялар көйлиячәкбез. Кыскасы, сквер ясарга исәбебез", - дип, фикерләре белән уртаклаша авыл җирлеге башлыгы. Әйе, нәкъ җырдагыча: җирлек һәм район җитәкчелеге көчләре кызу һәм яхшы эшләргә юнәлтелгән. Мөһиме, авылда яшәүчеләр үзләре дә сүлпәнлекне онытып, йорт янындагы территорияләрне төзекләндерүгә - чүп үләннәрен чабарга, коймаларын ремонтларга тотынсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев