Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лениногорск, Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләргә йөрүче яшьләр өчен чаңгы ярышы уздырдылар

8 мартта Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибәте ТР МДН, Лениногорск шәһәре хакимияте һәм "Лениногорскнефть" оешмасы ярдәмендә, Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырды. Анда барлыгы биш район мөселманнары катнашты: Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, дип хәбәр итте бүген ТРМДН матбугат хезмәте.

Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй белән каршы алдылар. Теркәлү үткәч, алар чаңгыларга басты. Ярышның беренче өлешендә 2 км араны вакытка үттеләр. Бу ярышта 3 урын билгеләнде. Беренчелекне Бөгелмәдән Рамил Шәрипов алды, икенче урынны Әлмәттән Мөхәммәд Кашапов яулады, өченче булып Чирмешәннән Айнур Салахов килде.

Ярышның икенче өлеше эстафета рәвешендә үтте. Һәр районнан дүртәр егет сайлап алынды. Чаңгычылар 1 әр км үтеп, нәтиҗә соңгы килүчегә карап билгеләнде. Монда беренчелекне Бөгелмә алды, Әлмәт - икенче, Лениногорск егетләре - өченче.

Бәйрәм дәвамында кунакларга таудан "ватружка"ларда шуырга тәкъдим ителде. Бу чара бигрәк күңелле булып чыкты. Урамда әзерләнгән кайнар чәй табыны, бәрәңге тәкәләре, конфетлар да бик урынлы булды. Шәһәр халкы да бу күренешкә битараф калмады. Алар да кунакларга кушылып бәйрәм иттеләр. Кыскасы, нур өстенә нур өстәлде. Өйлә намазыннан соң исә чаңгычыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев