Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән

Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Юлда гомере өзелгәннәрнең 3се һәм имгәнүчеләрнең 37се - Казанда.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе кан белән язылган шундый статистика китерә.

Кичә 14.25тә Мәскәү - Уфа юлының Татарастанның Алабуга районы турысындагы 1034 нче чакрымында "Форд" белән идарә иткән 1982 елгы хатын-кыз югары тизлектә барып, юл читендә тик торган ярымприцеплы "Ивеко"га бәрелгән. Нәтиҗәдә, ул үзе, аның 1985 һәм 1998 елгы 2 пассажиры хастаханәгә озатылган.

Якшәмбе, 8 март көнне 23.10да , Казан - Оренбург юлының Әлмәт районы турысындагы 236 нчы чакрымында "ВАЗ-21099" автомобилендә барган 1971 елгы ир-егет тә тизлекнең зурысын сайлаган, каршы як юлга чыгып, каршысына килгән "ВАЗ-2112" машинасына бәрелгән. "ВАЗ-21099" белән идарә иткән ир һәм аның пассажиры булган 1987 елгы егет тә, "ВАЗ-2112" идарәсендәге 1959 елгы ир кеше дә шушы урында җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X