Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мастер-класслар - шәп нәрсә!

Тарихи әһәмияткә ия зур юбилей уңаеннан район хатын-кызлар советы озакка истә калырлык чаралар оештыра. Аларның берничәсе - аш-су әзерләү мастер-класслары.

Үзем шаһит булган вакыйганы тасвирлаганчы, район хатын-кызлар советы һәм аның тынгысыз рәисе Наилә Хөснетдинова тарафыннан Ютазы авылының йөзьеллыгы кысаларында төрле характердагы чаралар оештырылуын билгеләп үтү урынлы булыр. Беренче чиратта бу үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры булды, аның турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде.
Редакциягә аның чираттагы шылтыратуы безне милли ризык - чәкчәк пешерү буенча мастер-класста катнашырга чакырды. Шулай итеп, без ягымлы хуҗабикә Румия Зөлкәевада кунакта. Ул Тәтеш районының Биденге авылында туып үскән, Ютазыга 1976 елда килеп урнашкан. Ишегалдыннан ук иҗади эшләүче хуҗабикә кулы сизелеп тора: һәр тарафта чисталык, тәртип, зәвык белән урнашкан корылмалар. Ә ишек төбендә борынга тәмле аш-су исе бәрелде. Кулинария сәнгате осталары безнең тарафтан очраклы сайланмады, дип билгеләп үтте Наилә Хан кызы. Мәсәлән, Румия ханым киң күңелле зат, ярдәм сораганда һичвакыт баш тартмас һәм һәрвакыт булышырга әзер. Ул балалар бакчасында эшләп көн буе алҗыса да, җәмәгать эшендә, әлеге эш нинди генә булмасын, булышырга әзер. Аерым алганда, сүз зур һәм кече бәйрәмнәрдә күп санлы катнашучылар өчен нинди дә булса ашамлыклар әзерләү турында бара. Үзенең аш-суга осталыгын Румия Әнвәр кызы теләүчеләргә җиткерә - бу аның популярлыгының тагын бер сәбәбе. Мәсәлән, ул без - хатын-кызлар советы әгъзалары белән йомырканы туңдырып әзерләнә торган чәкчәкне пешерү серләре белән уртаклашты. Аның шәкертләре шактый күп иде. Беренче тапкырдан барысы да яхшы килеп чыккандыр дип уйламыйм. Оста хуҗабикә булу гына аз, әлеге сәләт югарыдан бирелергә тиеш бит.
Икенче аш-су остасы Нәкыя апа Хисмәтуллинаның инде оныкларының балалары бар. Әмма шаян якты күзләре әле һаман мәрхәмәтле нур чәчә. Ул шулай ук осталыгын безнең белән уртаклаша. Аның чәкчәгендә ингредиентлар Румия ханымның чәкчәгенә караганда күбрәк. Шул вакытта Нәкыя апа үзенең тормыш юлын бәян итә. Әтисе сугышка киткәндә, ул әле тумаган да була. Ятимлек ачысы Нәкыя Сәгъди кызының йомшак холкын үзгәртми. Ул шат күңелле, тормыш сөючән булып үсә. Әнисе аны тегәргә өйрәтә, бу гаиләне ачлыктан коткара. Үсә төшкәч тә Нәкыя апа үзенә һәм якыннарына ачлыктан үләргә мөмкинлек бирмәгән һөнәрен ташламый. Наилә ханым аны юкка гына сайламаган. Нәкыя ханым да җәмәгать эшлеклесе һәм алыштыргысыз ярдәмче.
Аш-су осталары тумышлары белән Ютазыдан булмасалар да үзләрен ютазылы дип саныйлар. Менә район кулланучылар җәмгыяте ашханәсендә дистә еллар пешекче-кондитер булып эшләүче Тәзрия Фәтхрахманова да һөнәр алганнан соң, Актаныштан Ютазыга билгеләнеш буенча килә. Шулай итеп биредә калган, кияүгә чыккан, инде оныгы үсеп килә . Арттырмыйча әйтәм, ул бик тәмле камыр ризыклары пешерә. Формаларын үзе уйлап тапкан татлы булочкалар да, өчпочмаклар да һәм районда популяр булган "Домашний ютазинский" икмәге дә. Камыр ашларына Ютазыда гына түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ зур. Ютазы районы кулланучылар җәмгыяте хезмәт күрсәткән Урыссу бистәсендә, Бәйрәкәдә һәм башка торак пунктларда аларны зур теләк белән сатып алалар. Мастер-класста катнашкан өлкән сыйныф укучылары үзләре өчен көндәлек тормышта кирәкле осталык тупладылар.
Пылау пешерү буенча чираттагы мастер-класс хатын-кызлар советының киңәйтелгән күчмә утырышында күрсәтелде, ул Ютазы мәктәбенең концерт залында узды. Хатын-кызлар советы рәисе Зөлфия Хәлиуллина җиткергән башлангыч хатын-кызлар оешмасы отчетыннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр, тәкъдимнәр яңгырады. Күпләр өчен тыңланганнар файдалы тәҗрибә булып хезмәт иткәндер, дип уйлыйм. Чарага игътибарны тупламыйча, безнең өчен әһәмиятле булган эшкә - элекке хәрби әзерлек укытучысы Роберт Хәмитовның көнчыгыш пылауы пешерү буенча мастер-классына тукталыйк. Әлеге көнчыгыш кухнясы белгече мөселман бәйрәмнә-рендә, мәсәлән, ураза вакытында авыз ачуга ризык әзерләгәндә көтеп алынган ярдәмче. Аны туйларга да, тантаналарга да чакыралар. Шуңа күрә Роберт Рә-җәп улы тәмам остарган һәм телеңне йотарлык пылау пешерүнең күп серләрен белә. Шуңа күрә өстәл артына чакырылган киңәшмәдә катнашучыларның пылауны бертавыштан мактаулары гаҗәп түгел.
Тагын бер, бу юлы бию буенча мастер-классны, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова үткәрде. Кичен район мәдәният йортында заманча һәм татар биюләренең гади генә бию хәрәкәтләрен өйрәнергә теләүчеләр җыелды. Кыскасы, мастер-класс шәп килеп чыкты.
Ютазы авылының 100 еллыгы кысаларында уздырылган барлык чаралар аның тарихында калыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X