Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр балалар ялы белән танышты

Үткән сишәмбедә, 7 августта, безнең районда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин булып китте.

Айрат Миңнемулла улы Ютазы мәктәбенә барды, мәктәп яны лагере эше белән танышты. Биредә 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр ун бала ял итәләр. Без килгән вакытта алар биек агачлар күләгәсе астында спорт ярышлары белән мәшгуль иделәр. Министрның: Балалар, хәлләрегез ничек?" - дигән соравына, алар: "Рәхәт!" - дип җавап кайтардылар. Бу, әлбәттә инде "яхшы" дигәнне аңлата иде. Сибагатуллин ремонт эшләре барган авыл мәдәният йортында булды, эшләр фронты белән кызыксынды һәм игътибарны тамаша залындагы кәнәфиләрне алыштыруның максатка ярашлы булуына юнәлтте.
Мәдәният министрының район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев белән әңгәмсе конструктив юнәлештә үтте. Рөстәм Мидхәт улы районның Ютазы авылының тиздән узачак 100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнүен ассызыклады. Әлеге вакыйга кысаларында башкарылган һәм башкарылачак эшләр белән таныштырды, кыскача район тормыш эшчәнлеге турында сөйләп узды. Бу көнне Сибагатуллин шулай ук Бәйрәкә авылындагы мәктәптә булды, авыл укучыларының җәйге ялы белән кызыксынды. Аның җанлы кызыксынуын 1812 елда төзелгән мәдрәсәнең сакланып калган таш биналары тудырды, аларның берсендә бүген мәктәп музее урнашкан. Министр шулай ук София Гобәйдуллинаның бабалары җирләнгән тарихи урында булды, Екатерина II чорындагы күперне күрде. Сибагатуллинның алдагы юлы "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагерена юнәлде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллиннан барлык кызыксынган сорауларына җавап алып, Сибагатуллин лагерь янындагы чишмә суын татып карады һәм тәмле су булуын сокланып җиткерде.
Үзенең визиты тәмамлануга Айрат Миңнемулла улы Иске Каразиректә төзелүче Мәдәният йортын карады, подряд төзелеш оешмасы җитәкчесе белән әңгәмә корды, эшләр барышы һәм объектны файдалануга тапшыру вакыты белән кызыксынды. Бүгенге көндә биредә стеналар штукатурлана, әлеге эш тәмамлангач, подрядчылар электр үткәрүгә керешүне планлаштыралар, атна ахырында төзелеш материаллары кайтарылгач, түбә ябу эшләре башланырга тиеш.
Министрны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев