Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчендер ромашкалар күренми

Ни өчен "Акчәчәк" кибете янында ромашкалар урынына чүп үләне үсә?

Телефонның чыбыгының икенче башында яңгыраган дәгъвалы тавыш буенча фикер йөртсәң, бу сорауны карт гвардия, өлкән буын вәкиле, шуның белән бергә, заманча фикер йөрткән кеше биргәндер, мөгаен. Ягъни, сәүдә нокталары яны күркәм булырга тиеш. Сүз дә юк. Бу турыда Урыссу бистәсен төзекләндерү кагыйдәләрендә дә язылган. Аларда, аерым алганда, юридик, вазифаи һәм физик затларның беркетелгән һәм бина яны территорияләрендә яшел үсентеләрнең тулысынча сакланган булуларын һәм аларны квалификацияле тәрбияләүне тәэмин итәргә, шулай ук яшелләндерү мәйданын киңәйтү буенча чаралар күрергә, яшел үсентеләрне карау буенча агротехник чараларның бөтен комплексын уздырырга тиешлекләре турында сүз бара. Ә газета укучыбыз чыннан да хаклы бит. Дөрестән дә, "Акчәчәк" яны территориясе һәрвакыт шыксыз. Юкса, кара туфрак та алып кайтканнар, бордюрларны да яңартканнар, ә чәчәк түтәле яисә газон юк.
Сүз уңаенда, җәй көне, чүп үләне гөрләп үскәндә,"Гайдарка" балалар мәйданчыгында чүп үләннәрен чабу турында редакциягә бер укучы шылтыратты. Ягъни, чүп үләннәре бигрәк әрсезләнде, аларны кайчан чабачаклар соң? Газета редакциясе, үз чиратында, "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе"нә мөрәҗәгать итте. Аның җитәкчесе аптырашта калды: әлеге эш безнең предприятие бурычларына керми. Әмма әлеге предприятие, эшләмәүгә караганда, эшләгән хәерлерәк булыр дип, күрәсең, чүп үләннәрен чапкан. Алга таба чабылган үлән шул рәвешле ятуын дәвам иткән. Шунысын ассызыклап узабыз, бүген әле күптән түгел генә матур кыяфәт алган "Гайдарка"да саргайган чүп үләннәре арасында кәнфит кәгазьләре, банкалар ялтырап ята. Сорау туа: әлеге балалар мәйданчыгын җыештыру кемнең - торак милекчеләре ширкәтенеңме, яки "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе"неңме вазифаларына керә? Шунысы ачыкланды, тәртипне "Акчәчәк" кибете хуҗасы урнаштырырга тиеш икән. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы А. Кондрашов мәгълүматлары буенча, нәкъ менә әлеге шартларда шәхси эшмәкәргә монда сәүдә ноктасы ачуга рөхсәт бирелгән дә. Бирелгән сорауга кибет директоры ачык җавап кайтармады. "Без чүпне җыештырабыз", - диде Р. Шаһимәрданова. Шуның белән бергә, ул әлеге балалар мәйданчыгының яшүсмерләрнең яраткан кичке буш вакыт уздыру урыннарына әверелгәненә игътибар юнәлтте.
Шулай да социаль-мәдәни көнкүреш объектлары хуҗаларына, мөгаен, беркетелгән территорияләренә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә кирәктер, чөнки хәтта кечкенә салоннар һәм бутиклар да торак пунктның архитектур күренешен тәшкил итә бит. "Акчарлак", "Дева" яны территорияләренең төзек дип көчкә-көчкә генә әйтеп була... Әмма шулай да, Урыссу бистәсендә тышкы күренешләре күркәм булган сәүдә нокталары да бар. Мәсәлән, "Нефтяник" кибете яны территориясендә куаклар һәм газон үләне һәрвакыт пөхтә итеп чабылган, чәчәк түтәле уталган һәм каралган. Моны кибетләре каршында кычыткан һәм алабута үскән башка эшмәкәрләргә нигә үрнәк итеп алмаска? Дөрес, чәчәкләр инде бөтенләй шиңде: озакламый аларның барысын да кар каплаячак. Әмма кар эриячәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев