Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар партиясенең район бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева сүзләрнең мәгънәсе һәм башкалар турында дәрес уздырды

Урыссу гимназиясендә сүзләрнең мәгънәсе турында мавыктыргыч дәрес узды.

Мондый дәресне уздыру инициативасы белән Россия пенсионерлар партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева чыкты. Сыйныф җитәкчесе Роза Юнысова белән бергә ул балаларга аларның сөйләм телендәге кызыклы якларны ачты. Укучылар үзләре тарафыннан көндәлек тормышта әйтелгән "рәхмәт", "саумысез", "мәктәп" кебек сүзләрнең килеп чыгышын, "карт" һәм "өлкән яшьтәге" сүзләренең аермасын, "зыялы" сүзенең гади булмаган мәгънәсен белделәр. Дәрес диалог формасында уздырылды, тактада иллюстрацияләр тәкъдим ителде, сүзләрнең табигатькә, кешеләр сәламәтлегенә тәэсиренең фәнни тикшеренүләре турында бәян ителде, сүзләрнең дөрес кулланмауның көлкеле очраклары мисал итеп китерелде. Әмма дәресне алып баручы укучылар игътибарын юнәлткән төп нәрсә - бу тирә-юньдәгеләргә, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт, чөнки барысы да белә - сүз үтерә дә, терелтә дә.

- Гадәти булмаган формада үткәрелгән дәрес балалар өчен кызыклырак һәм хәтерләрендә ныграк кала, - ди Валентина Ворбьева. Аның сүзләре белән килешәсе генә кала, чөнки бу турыда ярты гомерен рус теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган педагогтан башка кем белсен?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев