Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция Кыш бабае

Урнашкан яхшы традиция буенча декабрь ахырында опекага һәм асрамага алган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә, социаль яклау бүлегендә учетта торучы гаиләләргә гадәти булмаган Кыш бабай - полиция бүлеге хезмәткәре килә.

Яңа ел - һәр бала өчен серле, әкияти бәйрәм. Һәм аның гаиләсенең нинди социаль статуста торуы әһәмиятле түгел. Әгәр имин гаиләдә үскән балаларга татлы бүләкләр, купшы чыршы һәм бәйрәм чаралары һичшиксез тәэмин ителгән икән, имин булмаган шартларда яшәүче балаларга ярдәм көтәр урын юк. Ел саен районыбызның эчке эшләр бүлеге коллективы шундый балалар өчен татлы бүләкләргә акча җыя. Һәм Кыш бабай белән Кар кызы тиешле йортларга юнәлә. Быел әкият пары Уралдан алып Подгорныйга кадәр район авылларында булдылар, 12 гаиләдән 25 баланы котладылар. Нарасыйлар Кыш бабайга шигырьләр укыдылар һәм җырлар башкардылар. Барлык балалар, аеруча әти-әниләре туктаусыз спиртлы эчемлекләр кулланган нәниләр өчен Яңа ел кунакларының килүе чын бәйрәм булды. Кыш бабай ролен Ютазы авыл җирлеге буенча участок полиция хезмәткәре Рәфис Гыйззәтуллин, Кар кызы ролен "Форпост" үзәге директоры Джанна Волкова башкарды. Районда игелекле, битараф булмаган затлар булуы куандыра һәм, өстәвенә, аларның погонлы булулары икеләтә шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X