Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хатын-кызлары автоузышта катнашты

Район хатын-кызлар оешмалары активистлары үз машиналарында «Энергия» стадионыннан Бәйрәкә авылына таба юл алды.

Бәйрәкә - үзенчәлекле авыл, ул “Ютазы районының 7 капкасы”ның берсен тәшкил итә.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган автоузыш «Хатын-кызлар - гасыр илчеләре» шигаре астында узды. Чараны районның хатын-кызлар советы, яшьләр һәм мәдәният бүлекләре оештырды. Әлеге бүлекләрнең бергәләп гамәлгә ашырган үзенчәлекле, матур чаралары шактый. Бу юлы да, көчле җил булуына карамастан, хатын-кызлар чараны кичектермәскә карар итте. Чөнки Ютазы хатын-кызларын каршылыклар куркытмый, алар аны үзләре “тәртәгә җигә”.

Юлга чыгар алдыннан чарада катнашучыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова сәламләде. Районның «Ютазы йолдызлары» бию коллективы җитәкчесе Минзилә Абдурахманова автоузышта катнашучылар белән күңелле физзарядка үткәрде. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, хатын-кызларга изге теләкләрен юллады, аларга тормышка мәхәббәтләре, алга таба менә шулай яшәргә көч-дәрт тапканнары өчен рәхмәт белдерде. Ә хәрәкәт исә хәвефсез, имин булырга тиеш. Бу хакта катнашучыларга Әлмәт идарәсенең Баулы районындагы Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү бүлеге башлыгы Рәзидә Игнатьева һәм Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең Ютазы районы буенча инспекторы Гомәр Гайнетдинов искәртте. Алар машина йөртүчеләрнең юлда игътибарлы булуларына, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуның мөһимлегенә, тизлекне саклауга игътибар юнәлтте. Автоколоннаны ЮХИДИ машинасы озата барды.

«Гасыр илчеләре»н кунакчыл Бәйрәкә җире җылы каршылады. Биредә алар «Гөбәйдия» музеенда экскурсиядә булды, борынгы авылның бай тарихы белән танышты. Элеккеге мәдрәсәнең борынгы таш бинасын күрү үзе үк зур вакыйга. Чөнки ул гасырларны берләштерүче һәм дәүләт тарафыннан сакланучы мәдәни-тарихи мирас объекты булып тора. Ә җирле иҗат коллективлары үзләренең күркәм чыгышлары белән район кунакларын татар халкының үткәненә кайтарды, аның көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында искә төшерде.

Шуны да ассызыкларга кирәк, Бәйрәкә үзенең «МоңлыСаз» фольклор ансамбле һәм балалар бию коллективы белән дан тота. Төрле тәм-томнар белән тулы өстәлдән килгән хуш ис чарада катнашучыларны үткәннән бүгенгегә кайтарды. Шуңа күрә дусларча аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Районның һәр авылында бары тик үз җирлекләренә генә хас булган кызыклы хәл-вакыйгалар, тарихи истәлекләр белән танышу -  рухи яктан үзеңне баету һәм үз тамырларыңа кайту ул. Туган төбәгебезнең, җиребезнең үткәнен күбрәк белгән саен, без аягыбызда ныграк басып торабыз. Халкым әйтмешли, ата-бабаларыбыз тез чүкмәгәндә, безгә дә тез чүгәргә ярамый.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X