Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда чәчү эшләре активлаша

Атна башында районның агросәнәгать комплексы җитәкчелеге бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелүче басуларда булды.

«Уңыш», «АгроМир» җәмгыятьләре,Тукай исемендәге һәм «Ф. Ф. Әхмәтшин», «Р. Х. Гайнетдинов» крестьян-фермер хуҗалыкларында чәчүгә керештеләр.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә һәм хуҗалык җитәкчеләре белән бергә кайбер коллективларның кырларында булды. Мәсәлән, «Уңыш» җәмгыятендә арпа чәчә башлаганнар. Әнә анда, сөрелгән кыр буйлап чәчү комплексы бара, ул берьюлы берничә төрле эш башкара. Аерым алганда, комплексның бер бүлегенә минераль ашлама, икенчесенә орлык салына. Бүген районның барлык хуҗалыкларында да комплекслы чәчү эшләре уздырыла. Димәк, заманча агрегат бер үк вакытта берничә технологик эш башкара: туфракны йомшарта, чүп үләннәрен юк итә, орлык сала һәм катоклый. "АгроМир"да дүрт агрегат эшли. 157 гектарлы басуда бодай чәчү эшләре бара, икенчесендә, Подгорный янында, көнбагыш чәчәләр. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге консультанты Андрей Борисов орлыкларның тирәнлеген тикшерде. Ул таләп ителгән кагыйдәләргә туры килә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, сабан ашлыгы чәчүнең уртача тирәнлеге 3-5 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Чәчкәннән соң игенчеләр басуны катоклап чыга.

- Катоклау туфракның дымлылыгын саклау максатыннан башкарыла, - ди Андрей Борисов. - Моннан тыш, игеннәр тигез шытылсын өчен дә бу бик мөһим.

Тукай исемендәге җәмгыятьтә чәчүгә ике агрегат җәлеп ителгән. Биредә 100 гектарлы мәйданда борчак чәчкәннәр. Бөртеклеләрне чәчү тәмамлангач, тукайлылар арпа һәм көнбагыш чәчүне башларга планлаштыра.

"Агромир" җәмгыятендә, чәчү комплексы бункерларын орлык һәм ашлама белән тутырганнан соң, механизаторлар кыска вакытлы ялга туктаган иде. Алар янына кыр кухнясы килгән. Саф һавада төшке аш ашаучы игенчеләр безгә, хәбәрчеләргә дә, ихластан чәй тәкъдим итте.

Әлеге коллективта игенчеләрне ике тапкыр тукландыру күптәннән килгән мактауга лаек гамәл. Игенчеләр үз эшләрен белә, узган елда алар яхшы уңыш җыеп алды. Иң мөһиме, ашлыкның сатып алу бәясе игенчеләрнең хезмәтен акласын иде. Чөнки яңа сезонга район игенчеләре амбарларда ашлык запасы белән керә.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X