Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башкарма комитеты предприятиеләрнең фасадларын һәм витриналарын бәйрәмгә бизәүләрен карап чыкты

Бу атнада район башкарма комитеты каршындагы комиссия район предприятиеләрен, оешмаларын һәм учреждениеләрен аларның биналар фасадларын һәм витриналарны бәйрәмгә ничек бизәүләре белән танышу өчен карап йөрде.

Әйтик, узган дүшәмбедә комиссия әгъзалары Урыссу бистәсе территориясендә эшләүче сәнәгать предприятиеләре бизәлешен карады. Урман җәнлекләренең, киләсе ел символы - сарыкның, үзгәрешсез Кыш бабайның һәм Кар кызының зур осталык белән ясалган сыннары - предприятиеләр алдындагы бөтен бу гүзәллек үзе бәйрәм кәефе өстәде, Яңа елның иң күңелле бәйрәм булуын һәм аны яхшы кәеф белән каршы алырга кирәклеген искәртеп торды. Ә моңа, берсүзсез, фасадларны төрле төсле гирляндалар белән бизәү һәм тышкы яктылык иллюминациясе булышлык итеп тора. Әмма...

Комиссия әгъзалары паркта бистәдәге вандаллар тарафыннан кар сыннарының җимерелүе-бозылуына, Муса Җәлил урамы буенча яшь наратларның киселүенә игътибар юнәлтте. Шуны исегезгә төшерәбез, алар механизацияләнгән, кыйммәткә төшә торган ысул белән утыртылган иде. Күрәсең, әхлакый кыйбласы булмаган кайбер адәм балалары әле "Ә миңа барыбер" шигаре астында озак яшәр. Кызганыч. Чөнки әйләнә-тирә мохит белән эстетик хозурлану кәефне генә күтәреп калмый, кешене яхшырак һәм рухи яктан баерак та итә. Бу исә һичсүзсез тулаем тормыш сыйфатын яхшырта.

Рейд сәфәрләре дәвам итә. Бәйге нәтиҗәләре белән соңрак танышырга мөмкин булачак.

Күбрәк фотосурәтләрне ФОТОГАЛЕРЕЯДӘН КАРАГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X