Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы кәрәкәшлеле Таузиха Зарипованы Геройлар көне белән тәбрик итте

Узган сишәмбедә район башлыгы Рөстәм Нуриев районыбыздагы бердәмбер Социалистик Хезмәт Герое, кәрәкәшлеле Таузиха Зарипованы Геройлар көне белән тәбрик итте.

Хезмәт Героена матур чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр тапшырып, район җитәкчесе исәнлек-саулык, озын гомер теләде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Таузиха апа озак еллар фермада, сарыклар карауда эшләгән. Шул хезмәте өчен аңа әлеге мактаулы исемне биргәннәр дә инде.

- Җәй көннәрендә бәрәннәрнең саны 12 меңгә җитә торган иде. Көнне-төнне белми эшләдек, хәтта бәрәнләгән сарыкларның хәлен белергә дип төнге уникеләрдә дә торып фермага бара идек. Хәзер бит яшьләр эшләргә атлыгып тормыйлар, ялкаулар. Әзергә генә өйрәнгәннәр. Бары тик хезмәт кенә кешене кеше итә, - дип үз теләкләре белән дә уртаклашып алды героебыз. Бу көнне Таузиха апаны Кәкәрәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Кәкәрәшле авылы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин да килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев