Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының Яңа ел бәйрәменә иң яхшы йөз укучы чакырылды

Районның иң белемле, спортта уңышларга ирешкән, талантлы һәм актив укучысы узып баручы ел ахырында район башлыгының Яңа ел бәйрәменә чакырылды.

Олимпиадаларда, спорт ярышларында, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган, район чараларында актив катнашкан иң яхшы 6-11 сыйныф укучылары өчен концерт һәм Яңа ел шоу-тамашасы тәкъдим ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Вәдигуллин, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үзе исеменнән аларга район намусын яклаган өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә уңышлар теләде һәм ирешелгән биеклекләре аларга киләчәк тормышларында ярап куяр, дигән ышаныч белдерде. Бәйрәм ахырында чакырылучылар өчен күңелле дискотека оештырылды, алар анда яңа ел флешмобында катнаша алды. Һәм әлбәттә инде, аларның һәрберсе район башлыгыннан бүләк кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев