Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге Сафура Садыйкованы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

Күптән түгел район җитәкчелеге Сафура Җамалетдин кызы Садыйкованы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Район хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин кулыннан Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелегеннән бүләк кабул итте. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова Сафура әбигә һәм яңа елның беренче көнендә үзенең 93 яшен билгеләп үткән Нәкыя Җамалетдин кызы Зәйнуллинага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшырды. Аларның җылы котлауларына район ветераннар советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев