Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район киновидеоучреждениесе укучылар өчен наркотикларга каршы юнәлтелгән чара әзерләде

Күптән түгел район мәдәният йортында район киновидеоучреждениесе өлкән сыйныф укучлары өчен наркотикларга каршы юнәлтелгән чара әзерләде.

Ноябрьдә старт алган "Без киләчәкне сайлыйбыз" киномарафоны декабрь уртасында тәмамланачак, дип билгеләп үтте үз чыгышында киновидеоучреждение директоры Светлана Усманова. Аның максаты - яшьләрне авыр нәтиҗәләргә китерүче шикле мавыгулардан саклау. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция кысаларында район мәктәпләренең урта сыйныфлары катнашында чаралар узды инде. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә вакытында исә Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин наркотикларның кешенең физик халәтенә генә түгел, рухи үсешенә дә тәэсир итүен аерым ассызыклады.

- Допинглар белән мавыгу беркайчан да эзсез югалмый, - дип билгеләп үтте ул. - Тере организмны хәрәкәткә китерүче барлык нечкә механизм - ашкайнату системасыннан алып, ми эшчәнлегенә кадәр, бозыла. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә бик сакчыл карарга кирәк, беренче карашка рәхәтлек вәгъдә иткән тәкъдимнәргә каршы торырга, "юк" дип әйтә белергә кирәк. Сезгә бер риваять сөйләп күрсәтәсем килә. Ничектер яшь егет кулларына күбәләк яшереп, акыл иясе янына килә һәм "Әй, зирәк кеше, әйт әле, ул тереме, юкмы?" - дип сорый. Ә егетнең исәбе болай була: әгәр тере, дип әйтсә, кулымны кысам да, дөрес әйтмәдең, дип кычкырып көләм, тере түгел дисә, учымны ачам да күбәләкне очырам, бу да минем хаклыгымны раслаячак. Моңа акыл иясе елмая да: "Барысы да үз кулыңда!" - дип җавап бирә. Биредән шундый нәтиҗә ясарга була: сезнең киләчәгегез, тормышыгызның сыйфаты бары үз кулларыгызда гына. Сез тормышның табигый төсләренә куана аласызмы яки виртуаль рәхәтлекләрнең утопик юлын сайлыйсызмы, сайлау беренче чиратта нәкъ менә сездән тора.

Чара ахырында укучылар игътибарына наркоманнар белән ачыктан-ачык сөйләшү аша әлеге афәтнең фаш ителүе турында документаль фильм тәкъдим ителде. Шулай ук мәдәният йорты фойесында оештырылган: "Наркотикларга "Юк!" дип әйтик" укучылар рәсемнәре күргәзмәсе бу темага багышланган иде.

Сүз уңаеннан. Бары соңгы өч елда гына да республикада Татарстан шәһәрләренә синтетик наркотиклар керүнең 47 каналы ябылган, алты наркоберләшмә юк ителгән, 200дән артык наркотөркем эшчәнлегенә киртә куелган, 270 килограммнан артык синтетик наркотик алынган. 2014 елда республикада синтетик наркотикларны алу факты буенча 800дән артык җинаять эше кузгатылган (шуларның 400дән артыгы сату фактлары буенча).

Наркоконтроль Идарәсенең ышаныч телефоны - 273-43-45, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы - 052.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X