Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары “Стоп, коррупция!” дип аталган эшлекле уенны уздырдылар

Күптән түгел "Стоп, коррупция!" дип аталган эшлекле уенны өлкән сыйныф укучылары өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге уздырды.

Яшүсмерлек чорында кешеләр гадәттә ришвәтчелек вәзгыятьләре белән очрашмыйлар, әмма якын киләчәктә аларның өлкәннәр тормышына күчәчәге җәмгыятьне аларны әлеге негатив күренешкә дөрес мөнәсәбәт булдырырга әзерләргә мәҗбүр итә. Районда бу беренче генә мондый чара түгел. Шунысы куанычлы, аларны оештыручылар яшьләр өчен кызыклы һәм аңлаешлы формада уздыра. Укучылар белән Светлана Пройдакова үткәргән уен шундый итеп корылган иде ки, ул укучыларга коррупцион вәзгыятьне тоярга мөмкинлек бирде. Биремнәр тулысынча яшьләр рухына туры килә иде. Командалар якыннарыңа түрә портфельләре тарату, алдау, "җылы урын"га ия булу һәм жюри әгъзаларына ришвәт бирү нияте кебек вәзгыятьләрне мавыгып уйнап күрсәттеләр. Командалар шулай ук фотоколлажлар төрендә башкарылган үзләренең өй эшләрен тәкъдим иттеләр. Шундый шаян формада укучылар коррупция белән бәйле төшенчәләрне аңладылар, әмма алып баручы әйтүенчә, бу бөтенләй көлкеле проблема түгел һәм кеше тормышының барлык якларына таркаткыч тәэсир итә.

Конкурска нәтиҗә ясап, коррупция белән көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Екатерина Огнева мәктәпләргә мондый социаль әһәмияттәге чараларда катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ришвәтчелек төшенчәсен, жюри фикере буенча, иң яхшы күзаллауны Урыссудагы 3 санлы мәктәп командасы булдырды, икенче урында - 4 санлы мәктәп, өченче урында - 2 санлы мәктәп командалары, дәртләндергеч призны гимназиячеләр алды. - Без озак әзерләндек, дип әйтмәс идем, без бары тик бик актив, шуңа күрә команданың барысы да тиз һәм җиңел килеп чыга, - дип серләрен ачты җиңүче команда капитаны Полина Сухоносова үзенең кыска гына әңгәмәсендә. - Ә сезгә якыннарыгызның яки танышларыгызның кайчан да булса ришвәт бирү фактлары билгелеме? - Билгеле түгел. Бу безнең районда коррупция очраклары таралмаган, дигәнне аңлата. Һәм бу бик яхшы.

Сүз уңаеннан. Укучылар тарафыннан коррупция төшенчәсенә бирелгән билгеләмәләр: юл кую, ришвәт алу, бүләк алу (мздоимство), акча биреп үз ягыңа аудару (подкуп), акча бирүчегә җиңеллек ясау (откат), вазифаи хәлең белән файдалану, мошенниклык, шәхси файда, акча өскә чыгару, акча сорап алу, законсызлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X