Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда 2014 елда 264 сабый дөньяга килгән

2014 елны без үлүчеләр санының туучылар саныннан артып китүе белән тәмамлаганбыз: үзләренең туулары турында 264 сабый кычкырып елап хәбәр иткән, 350 кеше якты дөньядан киткән.

Сүз уңаеннан, узган елда аннан элекке елга караганда 36 нарасыйга азрак туган, 31 бала теркәлмәгән никахтан туган балалар исәбенә керә. Өйләнешүне теркәү турында акт язмалары саны - 140 (2013 елда - 137). Шул ук вакытта гашыйклар өчен милләт элеккечә зур әһәмияткә ия түгел: 32 никах - милләтара, шул исәптән, ун никах чит ил кешеләре белән теркәлгән. Хәлбуки 93 пар Гименей җепләрен өзгән, шуларның сигезе генә - үзара килешү буенча, калганнары суд карары белән. Уллыкка (кызлыкка) алу турында язмалар да - өчәү, әтилекне раслау турында - 33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X