Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда бәйрәм мохите

Үткән атнада махсус комиссия авыл җирлекләрен һәм бистәне үз биналарын һәм территорияләрен Яңа елга бизәүгә аеруча җаваплы якын килгәннәрне билгеләү өчен йөреп чыкты.

Иң яхшы бизәүгә конкурс ел саен уздырыла һәм инде традициягә әверелде. Комиссия әгъзалары һәр авылга керделәр. Әлбәттә, бәйрәм мохите районыбызның барлык почмакларында да хөкем сөрми. Кемдер бәйгегә җаваплырак караган, кемдер "күз буяу өчен" генә эш башкарган.
Кайбер авылларда гамәлдә кар булмаган, әмма бәйрәм кәефе тудырырга теләгән энтузиастлар, карны чаналарда, чиләкләрдә һәм тагаракларда ташыганнар. Сыннарны ни бар - шуннан әвәләгәннәр. Икенчеләре исә кар булмауга сылтанып, тынычланганнар. Бу Иске Каразирек мәдәният йортында шулай. Ә менә Бәйрәкәтамак, Әбсәләм һәм Акбаш клублары эчтән дә, тыштан да тиешенчә бизәлгән иде. Күп кенә авыл клублары һәм мәдәният йортлары үз биналарын бизәгәннәр иде, әлбәттә. Әмма, ничектер, җан җылысы салынмаган, шуңа күрә бер генә клуб та конкурс призеры булмады.
Комиссия әгъзаларын барыннан да артык балалар бакчалары һәм мәктәпләр куандырды. Биредә балаларның һәм педагогларның фантазиясе тиешле юнәлештә эшлә-гән. Мәсәлән, Иске Урыссу мәктәбе фасадын 19 йолдыздан торган гирляндалар бизәгән иде, аларның һәрберсе - олимпиадалардагы призлы урыннарны аңлата. Ә мәктәп бусагасына юлны сигез кар сыныннан торган колонна бизәп тора. Балалар бакчасы территориясен кардан һәм боздан бик матур сыннар, шулай ук агач артына яшеренгән Шүрәле бизи. Кече Урыссу мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары территорияләрен бәйрәмгә бергәләп әзерләгәннәр. Аларның гомуми участогын пьедесталларда төрле әкиятләрдән 20 персонаж, шулай ук Габдулла Тукай әсәрләре геройлары да ямьләп тора иде. Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы бөек татар язучысына багышланган елны шулай үткәреп җибәрергә карар иткәннәр. Эчке бизәлеш тә тышкысына туры килеп тора иде. Ни әйтәсең, менә дигән!
Комиссия әгъзаларын Подгорный, Бәйрәкә, Иске Каразирек һәм Ютазы мәктәпләре кардан һәм боздан зур композицияләр белән куандырды. Соңгысының территориясен хәтта 13 зур сын бизәп тора иде.
Авыл җирлекләреннән бистәгә әйләнеп кайткан комиссия әгъзалары беренче эш итеп Урыссудагы 3 санлы мәктәпкә юнәлделәр. Һәм юкка түгел. Биредә - һәр тәрәзәдә кар бөртекләре, флажоклар, һәм кардан әкият сыннары. Комиссия әгъзаларын тәэсирләндергән мәктәпнең тышкы күренеше аларны объезд тәмамлануга кадәр озата барды һәм бу соклану Кече Урыссу мәктәбе белән генә тиңдәш иде. Шуңа күрә, гамәлдә киңәшләшеп тә тормыйча, жюри әгъзалары әлеге мәктәпләргә беренче ике урынны билгеләделәр.
Урыссудагы "Йолдызчык" 6 санлы балалар бакчасы коллективы оригинальлеге белән аерылып торды. Традицион Кыш бабайдан, Кар кызыннан һәм Аҗдаһадан тыш, бакча территориясен кар паровозчыгы, морж һәм башка әкият персонажлары бизәп тора иде. Ике икенче урынны "Йолдызчык" балалар бакчасы һәм Ютазы мәктәбе яулады. Өченче призлы урыннар бизәлешләре югарыда тасвирланган Кече Урыссу һәм Иске Урыссу мәктәпләренә (фотода) бирелде.
Предприятиеләр арасында әзерлек дәрәҗәләре элеккечә калганнары да, жюри әгъзаларын куандыручылар да бар иде. Мәсәлән, комиссияне "Октябрьский базасы" ҖЧҖ төрле төсләр- дә җемелдәүче иллюминация һәм зур кышкы сыннар белән каршы алды. Быел предприятие үзенең Яңа ел бизәлешен кискен рәвештә яңарткан. Шуңа күрә жюри әгъзалары гамәлдә бертавыштан "Октябрьский базасы"на конкурстагы беренче призлы урынны бирделәр. Мультипликация персонажлары Маша һәм Аю, Лунтик һәм Крош, шулай ук традицион Яңа ел геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы ярдәмендә "Урыссу химия заводы" ЯАҖ икенче урынга лаек булды. Өченче урын "Электросоединитель" ААҖның Яңа ел кар композициясенә тапшырылды. Быел да, элекке еллардагы кебек үк, предприя-тие үз территориясен бизәү өчен тир түккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X