Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда суд җитәкчелеге алышынды

Сишәмбе көнне Ютазы район судының яңа рәисе Илдар Шәрифуллин белән таныштыру һәм аңа кадәр эшләгән Әнәс Мөхәммәтҗановны озату тантанасы узды.

Җитәкчелек алмашыну әлеге вазифада егерме бер ел дәвамында хезмәт куйган рәиснең китүе белән бәйле булды. Чарада Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Алар дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклауда суд органнарының зур ролен билгеләп үттеләр, эшкә озак вакыт дәвамында керткән зур өлеше өчен элекке хөкемдарга рәхмәт белдерделәр, коллективны яңа җитәкчесе белән тәбрик иттеләр һәм ул үзенә баглаган өметне аклый алыр, дигән ышаныч белдерделәр.илдар Шәрифуллин, үз чиратында, аңа бу вазифаны ышанып тапшырулары өчен чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде. Гадел хөкемне тормышка ашырудагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әнәс Мөхәммәтҗановка ТР Суд департаменты идарәсенең рәхмәт хаты тапшырылды. Район башлыгы Мөхәммәтҗановка яңа районның гына түгел, яңа җәмгыятьнең үсеш чорындагы, шул ук вакытта хокукый системадагы катлаулы вакыт туры килүен ассызыклады. Шулай ук Илдар Шәрифуллин районда сигез ел дәвамында җәмәгать судьясы вазифасын башкаруы чорында яхшы тәҗрибә туплады, бу район суд органнарының тотрыклы һәм көйле эше дәвам итүгә нигез булып тора. Районны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт йөзеннән Рөстәм Нуриев Әнәс Мөхәммәтҗановка район советының мактау грамотасын тапшырды.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатлары 2 разрядлы өлкән белгеч - Ютазы районының 1 санлы суд участогы Җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире Резедә Мофаздаловага һәм Ютазы районы 1 санлы суд участогы Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы белгече Лилия Фәйзуллинага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев