Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитария хезмәтенә - 90!

Бу көннәрдә РФ дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 90 ел тула. Санитария-эпидемиология хезмәте барлыкка килүнең башлангыч ноктасы булып 1922 елның 15 сентябреннән "Республиканың санитария органнары турында"гы РСФСР Халык комиссарлары Советы Декреты тора.

Хезмәтне оештыру сәбәпләре булып, беренче чиратта, йогышлы авыруларның меңнәрчә кеше гомерләрен алып киткән күп санлы эпидемияләр тора. Массакүләм инфекцияләр һәм аларның киң таралуы XX гасырда беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел революциясе, гражданнар сугышы чорында XX гасыр башында киң таралыш ала. Бу миллионнарча кеше гомерен алып киткән испан гриппы пандемиясе, табигый чәчәк авыруы, чума һәм ваба, полиеомиелит, дифтерия һәм башка авырулар эпидемиясе. Кайбер авырулар турында кешеләр оныта башлады, әмма, кызганыч, алар вакыт-вакыт үзләре турында искәртәләр. Бу түләмә авыруы, полиеомиелит, дифтерия, туберкулез, менингит. Йогышлы авыруларның яңа төрләре - СПИД, Эбол, Көнбатыш Нил бизгәкләре һәм башкалар барлыкка килде.
Россия санитария хезмәте юбилее белән берлектә, районның санитария хезмәте дә 20 еллыгын билгеләп үтә. 1992 елның апрелендә район хакимиятенең мө-рәҗәгате буенча, Татарстан Республикасы Санэпидкүзәтчелеге Дәүләт комитеты тарафыннан Ютазы районында Дәүләт санэпидкүзәтчелеге үзәге оештырылды. Район санитария хезмәте оешуның чишмә башында табиблар И. Латыйпова, Т. Низамов, санитария табиблары ярдәмчеләре С. Газизуллина, С. Исмаева, Р. Идиәтуллина, Г. Әхмәрова, И. Сафина.
Санитария хезмәте хезмәткәрләренә халыкны һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре йөкләнгән. Санитария хезмәте геморрагик бизгәк профилактикасына, кимерүчеләр белән көрәшкә күп көч куя. Бу җәһәттән эпидемиолог ярдәмчеләре өлешләре зур.
Районыбыз елдан-ел күркәмрәк, төзегрәк була бара. Торак пунктларны су белән тәэмин итү сораулары һәр йортта хәл ителә, һәр йортка зәңгәр ягулык килде, йортлар төзелә, яңа сәүдә үзәкләре ачыла. Район җитәкчелеге мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәни көнкүреш объектларына зур игътибар бирә. Район үзәге Урыссу уңайлырак була бара. Халыкның санитар хезмәтен, аны сәламәтләндерүнең ролен арттыруда санитария хезмәтенә зур әһәмият бирелә. Очрак белән файдаланып, ютазылыларга иминлек, хезмәттәшләребезгә эшләрендә уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев