Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сау бул, мәктәп, исәнме, зур тормыш!

22 майда Ютазы районының барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Урыссу гимназиясенең 64 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау аларның тормышындагы зур вакыйга - балачакларының тәмамлануы турында хәбәр итә иде. Быел гимназиянең 11 укучысы зур тормышка юллама ала. 53 тугызынчы сыйныф укучысының да кайберләре туган гимназия диварларыннан читкә юл тотачак.

Укучылар арасында фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, шулай ук район чараларында актив катнашучылар шактый. Аларның барысына да бу көнне дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Күркәм гадәт буенча, уку йортын тәмамлаучыларны гимназия директоры Гөлдания Белалова котлады. Ул мәктәп боерыгы нигезендә 11 һәм 9 сыйныф укучыларының барысына да дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырырга рөхсәт ителүе турында игълан итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерде һәм район чараларында актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чыгарылыш сыйныф укучыларын мәгариф бүлеге вәкилләре, «АКСКиМ» җәмгыяте генераль директоры Илһам Сафин, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Миләүшә Фәйзерәхманова һәм башкалар котлады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын гимназиянең иң кечкенәләре  -  беренче сыйныф укучылары да тәбрикләде. Алар олы апа-абыйларына БДИны уңышлы тапшыруларын теләде һәм җәйге ялларын файдалы уздырырга киңәш итте.

Бу тантаналы көндә укучылар укытучыларына чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Хушлашу вальсы бәйрәмгә моңсу хисләр өстәде: май кояшының якты нурлары астында зур тормыш юлына аяк басачак чыгарылыш укучылары бөтерелде…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев