Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шугалак көтә!

Тимераякта шуарга яратучылар өчен узган җомгада тантаналы рәвештә шугалак ачылды.

Шуны билгеләп узарга кирәк, яңартылган стадионда ясалма япма булуга карамастан (монда шугалак катыру тыела), шугалак өчен урын табылган. Көзге сыман боз бала-чага күңеленә хуш килде, алар, белгечләр кебек, аның туңу ныклыгын һәм сыйфатын тикшерделәр. Тимераяклары булмаучылар, әмма шуарга теләүчеләр өчен аларны прокатка алу мөмкинлеге булачак, дип билгеләп уздылар шугалакны тантаналы ачуда катнашкан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин һәм "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев