Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сигаретны кәнфиткә алыштыр

Күптән түгел Урыссу бистәсенең Пушкин урамында сигаретаны конфетка алыштырырга, ягъни символик рәвештә тәмәке татуны ташларга мөмкин булды. Чара Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында, "Фарвин" кибете һәм район хакимияте бинасы алдында узды. "Сигаретны кәнфиткә алыштыр" исеме астындагы акцияне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Урыссу гимназиясе һәм Урыссуның 3...

Күптән түгел Урыссу бистәсенең Пушкин урамында сигаретаны конфетка алыштырырга, ягъни символик рәвештә тәмәке татуны ташларга мөмкин булды.

Чара Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында, "Фарвин" кибете һәм район хакимияте бинасы алдында узды. "Сигаретны кәнфиткә алыштыр" исеме астындагы акцияне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Урыссу гимназиясе һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбе активистлары инициативасы белән үткәрде. Шулай итеп, укучылар узып баручыларга бер көнгә яки берничә сәгатькә булса да зарарлы гадәтләреннән баш тартырга тәкъдим иттеләр. Кайбер урыссулылар сигаретларын хәтта кабы белән тапшырдылар, шулай итеп алар өчен махсус билгеләнгән урналар тулы иде. Акциядә катнашучылар узып баручыларның берничәсе генә булса да никотинга бәйлелектән баш тартыр, һич югында, бу турыда уйланыр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев