Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт хокук бозулардан саклый

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең күчмә утырышы 124 санлы һөнәри училище базасында узды.

Училищены сайлау очраклы булмады - әлеге белем бирү учреждениесенең ике укучысы наркотик чаралар куллануда һәм хокук бозуда шикләнелгән иде. Элек яшь кешеләр үзләрен тотышлары тиешле дәрәҗәдә булмаганга балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышларына җәлеп ителгәннәр иде инде.
Яшьләр белән нинди профилактик эш алып барылуы турында тәрбия эше буенча директор урынбасары Нияз Хәйдәров отчет бирде. Нияз Ралит улы сүзләре буенча, укучыларның 70 проценты дәрестән тыш вакытта мәшгуль: 45 проценты спорт белән шөгыльләнә, 25 проценты эшли яки өйдә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Укучыларның калган 30 проценты бүген берни белән дә мәшгуль түгел - бу училищеның җитәкчелеген һәм педагогик коллективын борчый. Бу планда алар зур өметне һөнәри юнәлештәге эшкә баглый. Аның нәтиҗәләре буенча укучыларның бер өлеше - картингчылар клубына, бер өлеше "Олимп" ССК секцияләренә җәлеп ителәчәк. Педагоглар спорт белән шөгыльләнү яшүсмерләрне төрле допинглар һәм хокук бозулар белән мавыгудан баш тартырга мәҗбүр итәр дип ышана.
Шуны тану мөһим, училище коллективы тарафыннан зур тәрбия эше алып барыла. Бу җәмәгать тәрбиячесе Илшат Сабуров докладыннан аңлашылды. Педагог зарланган бер нәрсә - ул укучыларның дәресләргә начар йөрүе. Укучыларның 85 проценты - автобуска өлгерү өчен дәресләрдән киткән авыл яшьләре.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары 18 яше тулу сәбәпле, яшь кешеләрнең берсен учеттан алдылар һәм "Форпост" рейдларында хәзер тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашачак, дигән карар кабул иттеләр.
Сүз уңаенда, мәкалә башында әйтелгән укучылар инде озак вакыт наркотик матдәләр куллану предметына планнан тыш тестлаштыру үтәләр. Барлык тестлар аларның наркотиклар кулланмавы турында сөйли. Мөгаен, төзәтү-тәрбия эше тәэсир иткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев