Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш вальсы тавышларында

Бөек Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан бәйрәмгә үз ветераннарын чакырып, ютазылылар митинг уздырдылар.

Ютазы авылында нәфис каенлы, кырыс чыршылы, хуш исле сиреньнәр үскән күркәм бер почмак бар. Аларның җәелеп үскән ботакларының салкын күләгәсе астында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында сугыш кырларында башларын салган сугышчы якташларыбыз хөрмәтенә ямьле обелиск урнашкан. Ел саен ютазылылар монда Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләргә җыелалар. Традиция буенча митингны Ютазы авыл җирлеге башлыгы Наил Зарипов ачты. Район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова авылдашларын һәм якташларын сәламләде. Без исәннәрне хөрмәтләп, һәлак булганнарны онытмаска тиешбез, дип тыныч күгебез өчен элекке солдатларга рәхмәтен белдереп узды башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина. Ютазы авыл мәчете имам-хәзрәте Фатыйх Зәйнуллин мәрхүмнәргә үз догасын багышлады. Җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре Ютазы мәктәбе укучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Митинг ахырында күккә тынычлык символлары - ак күгәрченнәр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев