Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатка эшли

Урак өстендә 18 мең центнерга кадәр бөртек суктырып алырга сәләтле Ришат Әхмәтҗановның район игенчеләре арасында өч ел рәттән беренчелекне бирмәгән чорлары "Кәрәкәшле" ҖЧҖ тарихына уелып языла.

Ришат Илшат улы 35 елга якын механизатор булып эшли. Т-4, ДТ-75 тракторларында чәчү кампаниясен уздырып, Нива СК-5, ДОН-1500 комбайннарында урак урган игенче 1984 елда ике мең гектарда бөртеклеләр чәчкән өчен радиоалгыч белән бүләкләнә.
Соңгы ике елда уңган механизатор ES-1 үзйөрешле чапкычта эшли. Быелгы сезонда ул 2850 гектарда авыл хуҗалыгы культураларын теземнәргә сала. Бу техникасын кышкы саклауга куйган Р. Әхмәтҗанов, үзенә беркетелгән икенче техника - Т-170 тракторын эшкә хәзерли. Ул аның белән ферма территорияләрен кардан чистарта, кырдан эскертләр тарттыра, юллар ача. Без хуҗалыкка килгәндә, Ришат Илшат улы двигатель ремонты белән мәшгуль иде. Еллар буе туплаган тәҗрибәсе Ришат Әхмәтҗановка җәмгыять җитәкчелеге йөкләгән бурычны үз вакытында һәм сыйфат белән башкарып чыгу мөмкинлеге тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев