Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан икътисады кешеләр өчен: республикада мөмкинлекләре чикле булган белгечләр өчен техника җитештерә башладылар

«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.

Предприятие составына тәҗрибә җитештерүе һәм үз конструкторлык бюросы керә, бу техниканың гамәлдәге модельләрен даими камилләштерергә һәм яңа юнәлешләрне үстерергә мөмкинлек бирә.

 «Техно про» ҖК җитештерә торган продукциянең модульле конструкциясе бар, бу ремонтлауны, модернизацияләүне һәм хезмәт күрсәтүне, аннан файдалануны  җиңеләйтә. Барлык техникага да гарантия бирелә.

«Техно про» җитештерү компаниясенең конструкторлык һәм җитештерү эшчәнлеге берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: эш һәм ял өчен техника; бакча-яшелчә хуҗалыклары өчен механикалаштырылган кечкенә техника; терлекчелек хуҗалыклары өчен техника һәм механизмнар; дистанцион идарә итү платформалары; хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен техника – бу эш һәм ял итү өчен дистанцион идарә итү платформалары булган үзенчәлекле техника.

Быел «Техно про» җитештерү компаниясе «Татарстанда кыр көне—2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәдә катнашты, анда үз техникасын күрсәтте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган «Татарстанда кыр көне - 2020» күргәзмәсендә  республика Президентына Тулпар xIII мини-тракторын күрсәттеләр. Аны йөртү өчен машина йөртү таныклыгы таләп  ителми.

Бу техникда терлекчелек хуҗалыкларында авыр эшләрне башкару  өчен гибрид двигательле җайланма урнаштырылган.  Ачык һавада да, биналарда да кулланыла. Өч көпчәкле компоновка аның маневрлыгын арттыра, габаритларын кечерәйтергә һәм үтеп  йөрүчәнлеген арттырырга ярдәм итә. ДВС-генератор борт электростанциясе функциясен башкара. Эш барышында ул аккумуляторларга заряд бирә, ә аларның аз гына заряды да электромоторлар өчен төп энергия чыганагы булып тора. Бензогенераторга көйләү машинаны электр челтәреннән бәйсез итә.


Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган REX мини-вездеход – бу хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен транспорт, ул йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән җиһазландырылган.

REXның бөтен җирдән үтеп йөрергә мөмкинлек бирә торган чылбырлы компактлы модельләренә түбәндәге модификацияләр керә:механикалаштырылган компактлы урып-җыю машинасы, югары үтемле чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән  транспорт.

Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган чылбырлы Rex төрле типтагы двигатель җайланмаларыннан торырга мөмкин: ДВС, электропривод яки гибрид система.
Роботлаштырылган Агробот платформасы - авыл хуҗалыгы процессларын автоматлаштыру өчен перспективалы эшләнмә, туфракны эшкәртү өчен элмә инструмент ярдәмендә аның белән дистанцион идарә итеп була, ул навигация системасы белән җиһазландырылачак.

Чылбырлы ВЕБР  платформасы - «Техно про» ҖКнең беренче мөстәкыйль эшләнмәсе.

Буксирга алучы кечкенә габаритлы ВЕБР мотобуксир хезмәтен үтәргә дә сәләтле. ВЕБРның габаритлары аны җиңел автомобиль багажнигында  йөртергә дә мөмкинлек бирә.

«Техно про» җитештерү компаниясе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Технический урамы, 10 йорт, 9 корпус.

Тел.: +7 843 258-88-61

Тел.: +7 960 048-88-61

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев