Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан кулланучылар кооперативларына Бакчачы көнендә узган ярминкәдә 25 автомобиль тапшырдылар

«Казан» Агросәнәгать паркында Бакчачы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары әзерләү эшчәнлеге өчен 25 махсус автомобиль алдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунагы булды. Ул ярминкәдә республиканың коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре тәкъдим иткән продукцияне бәяләде, шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре авыл килгән товарлар рәтләрен карап чыкты.

«Бүген без кулланучылар кооперативлары продукциясен күрдек. Иң мөһиме, кулланучылар кооперациясе социаль бурычны хәл итә — авыл халкын барлык кирәкле товарлар белән тәэмин итә, әзерләү эшчәнлеге алып бара», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, авыл җирендә яшәүче кешеләр өчен, аларга хезмәт итсен өчен кулланучылар кооперациясе системасын алга таба үстерергә кирәк. Ул шулай ук, шәхси хуҗалыклар продукциясеннән Татарстанның бөтен халкы файдаланырга тиеш, дип өстәде, чөнки «ул иң сыйфатлы һәм натураль».

Исегезгә төшерәбез, Бакчачы көненә багышланган чаралар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика территориясендә бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү өчен үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев