Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Илкүләм проектлар: Татарстан–2020» фотоконкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «Татарстан-2020» илкүләм проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Конкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләргә һәм элемтәгә дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрлыгы, төбәк проект офислары, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.

Конкурс 7 номинациядә үткәрелә:

-“Риза” дип, тавыш бирәбез”;

-“Элек юк иде”;

-“Кунакка чакырабыз”;

-“Тәкъдим бар”;

-“Туры караш”;

-“Объективта - балалар”;

-“Республика файдасына, һәр кеше мәнфәгатьләрендә”.

Конкурс муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендә 4 этапта уздырыла.

1 этап (муниципаль):1 июньнән 15 октябрьгә кадәр - муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыю;

2 этап (муниципаль):15 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр - республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә эшләрне сайлап алу;

3 этап (республика): 1 - 10 декабрьдә - фотографияләрне республика конкурс комиссиясенә җибәрү;

4 этап (республика):2020 елның 10 - 20 декабре - җиңүчеләрне ачыклау, фотоконкурска йомгак ясау.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, шулай ук республиканың күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Номинацияләр һәм конкурста катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны (843)238-58-79, 292-15-33 телефоннары һәм электрон почта аша белергә мөмкин: natsproekty.konkurs@mail.ru.

“Илкүләм проектлар: Татарстан-2020” конкурсы турында нигезләмә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев