Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Социаль фонды инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча бирелә торган автомобиль ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты.

28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.

         34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга  33 автомобиль  бирелде. Тагын 4 автомобиль  хуҗаларын көтә, аларның моңа кадәр файдаланган автомобильләрен эксплуатацияләүнең 7 еллык срогы тәмамланмаган.

          Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.

         «Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик коробкалы автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы яктан әлеге машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылмый, ә менә эчке җиһазланышы - башка. Автомобильләр завод шартларында индивидуаль адаптацияләнгән, ягъни инвалидның   сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган. Бу исә кешегә үзен руль артында ышанычлы һәм уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменең шундый төре  зыян күрүчеләрнең күбесенә актив яшәү рәвеше алып барырга, ә кайберләренә һөнәри эшчәнлеккә кире кайтырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

          Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода  зыян күргән гражданнарны  медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев