Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2022 елда инвалидлык буенча 9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән

Узган елда Татарстанның социаль фонды пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде.

Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.

          Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

           Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.

           Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа,  өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе  һәм  картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев