Татарстанда бүген биш санаторий ачык
Коронавирустан саклану чаралары үтәлеше буенча санаторийларга күрсәтмәләр бирелгән.
Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшарту барышында әкренләп санаторийлар эшли башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Әлегә биш санаторий ачылды. Өчесе Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә берәр. Яңа шартларда, яңа таләпләр белән бүген 284 кеше ял итә», — дип белдерде ул.
Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавирустан саклану чаралары үтәлеше буенча предприятиеләрдә тикшерүләр уздырыла. Санаторийларга да күрсәтмәләр бирелгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-06-2020/tatarstanda-b-gen-bish-sanatoriy-achyk-5751257
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев