Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда янгында 6 кеше һәлак булган, аларның 3се - бала

Татарстанның Актаныш районында янгында 6 кеше һәлак булган, шул исәптән 3 бала. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Иртәнге 3.40та Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Кризислы хәлләрдә идарә үзәгенә Пучы авылының Кызыл Армия урамында шәхси йорт яну турында хәбәр алынган. Ике гаилә гомер итүче бер катлы йортка ут капкан булган. Янгын турында хәбәр итүче күршеләре сүзләренчә, янгын йортның биш кеше: ир-ат, хатын-кыз һәм өч бала яшәгән ягында чыккан. Алар имин булмаган гаилә сыйфатында исәптә торган, өлкәннәр спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Күршеләре сүзләренчә, бу көнне дә алар кәеф-сафа корган, йортта спиртлы эчемлекләр алып килүче кунак та булган. Урында оператив төркем, шулай ук янгын сагының Актаныш гарнизоны көчләре һәм техникасы эшләгән. Янгын 03.58 дә бастырылган, 05.10да тулысынча сүндерелгән. Янгын мәйданы 72 квадрат метрны тәшкил иткән. Янган конструкцияләрен аралаган вакытта 1980 елда туган хатын-кыз, 1990 елда туган ир-ат, 2002 һәм 2011 елда туган кызлар, шулай ук 2004 елда туган малайның мәете табылган. Соңрак һәлак булган алтынчы кешенең мәете табылган, аның шәхесе ачыклана (ул гаиләгә килгән кунак булырга мөмкин). Хәзерге вакытта урында 9 кешедән торган оператив-тикшерү төркеме эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Янгын чыгуның иң ихтимал сәбәпләре арасында - электр техникасының төзек булмавы яки ут белән саксыз эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X