Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән йорт әзер булачак

Район башлыгының кабул итү бүлмәсенә Пушкин урамында төзелүче өч катлы йортның кайчан тапшырылуы белән кызыксынып күп шылтыраталар. Эчке эшләр барышы белән газета укучыларны "Стройинвест плюс" ҖЧҖ подряд оешмасы директоры Р. Кыямов таныштырды.

Бүгенге көнгә объектта түбә ябу эшләре, штукатурлау, шпаклевкалау тәмамланды, эчке коммуникацияләр сузылды, керү ишекләре куелды. Хәзер төзүчеләр подъездларны шпаклевкалау һәм ишегалдын төзекләндерү белән мәшгуль. Тышкы торба үткәргечләр, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын сузу өстендә эш бара. Йортка газ кертү буенча менә-менә эшләр башланырга тора. Газ казаннарын куйганнан һәм тоташтырганнан соң, яшәүчеләр фатирларга урнаша ала. Фатирларны эчке эшкәртү буенча без алар белән аерым эшләячәкбез. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, техник инвентарьлаштыру бюросына йортны теркәүгә документлар тапшырылды инде. Без яшәүчеләрнең хәленә керәбез һәм инде киләсе атнадан алар документлар алу һәм теркәү белән шөгыльләнә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев