Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тизрәк, төзрәк һәм ераграк

Шимбә көнне "Энергия" стадионында җиңел атлетика буенча шәхси-команда ярышлары узды.

Спартакиадада сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр, мәктәпләр, районның авыл җирлекләре катнашты. Җиңел разминка, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин теләкләреннән соң, ярышта катнашучыларга старт бирелде.

Озынлыкка урыннан сикерү буенча иң яхшы нәтиҗәне хатын-кызлардан Г. Закирова (Ютазы авыл җирлеге), ир-егетләрдән Р. Касыймов (Бәйрәкә авыл җирлеге) күрсәтте. Өлкәннәр арасында гомумкоманда зачетында Ютазы авыл җирлеге җиңү яулады. Мәктәп балалары арасында кызлардан И. Мөхәммәтҗанова (Каразирек мәктәбе), малайлардан исә А. Нигъмәтуллин (Урыссу 3 санлы мәктәп) җиңделәр. Укучылар арасында гомумкоманда зачетында Каразирек мәктәбе беренче булды.
Кечкенә тупны атуда иң яхшы нәтиҗәне хатын-кызлар арасында Ю. Перешивко ("Электросоединитель" ААҖ), ир-егетләрдән - Л. Гарипов (Каразирек авыл җирлеге) күрсәт-теләр. Гомумкоманда зачетында Каразирек авыл җирлеге җиңү яулады. Мәктәп балалары арасында кызлардан Э. Газизуллина (Урыссу 3 санлы мәктәп), малайлардан И. Хәнипов (Каразирек мәктәбе) җиңделәр. Гомумкоманда зачетында Урыссуның 3 санлы мәк-тәбенә уңыш елмайды.
400 метр озынлыктагы дистанциядә йөгерүдә хатын-кызлар арасында Г. Закирова (Ютазы авыл җирлеге), 800 метр озынлыкта йөгерүдә ир-егетләр арасында И. Габитов (Ютазы авыл җирлеге) иң җитезләре булдылар. Кызлар арасында П. Сухоносова (Урыссу 3 санлы мәк-тәп), малайлардан А. Киселев (Урыссу 3 санлы мәктәп) беренче урыннар алдылар. Гомумкоманда зачетында Урыссуның 3 санлы мәктәбе җиңү яулады.
4х100 метр катнаш эстафетада Ютазы авыл җирлеге һәм Урыссуның 3 санлы мәктәбе командалары иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
Пуля белән ату буенча ярышта хатын-кызлардан Э. Хәбибуллина ("Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ), ир-егетләр арасында исә Д. Хаҗиев ("Уруссу-Водоканал" ААҖ) иң төз атучылар булып чыктылар. Команда зачетында "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ җиңде. Кызлардан Г.Калимуллина (Кәрәкәшле мәктәбе), малайлардан И. Хәнипов (Каразирек мәктәбе) җиңү яуладылар. Команда зачетында Каразирек мәктәбе беренче урынга чыкты.
1200 метр җиңел атлетика кроссында хатын-кызлар арасында югары күрсәткечләрне Г. Закирова (Ютазы авыл җирлеге), 2000 метр җиңел атлетика кроссында ирләрдән Р. Фәйсханов (Ютазы авыл җирлеге) иң югары күрсәт-кечләргә ирештеләр. Гомумкоманда зачетында Ютазы авыл җирлеге җиңде. Мәктәп балалары арасында кызлардан А. Хәмитова (Бәйрәкә мәктәбе), малайлардан Р. Закиров (Урыссу 3 санлы мәктәп) җиңү яуладылар. Гомумкоманда зачетында Урыссуның 3 санлы мәктәбе беренче булды.
"Бердәм Россия" партисенең җирле бүлеге чарада иң актив булган Ютазы авыл җирлеге командасын кызыксындыргыч бүләк белән билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X