Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш үз җаена бара

Байлар авылында район җитәкчелегенең халык белән очрашуы Урыссу авыл җирлеге башлыгы И. Мәрдәновның чыгышыннан башланды.

Ул 2011 елның 10 аенда эшләнгән эшләр турында бәян итте һәм 2012 елга планнар турында җиткерде. Илшат Камил улы 2011 елның 1 гыйнварына авылда 478 хуҗалыкта 1358 кеше яшәвен әйтеп узды. Һәр айның 20 числосында авыл җирлеге башлыгы авылга килеп гражданнарны кабул итә. Бүгенге көндә Байлар авылында клуб, китапханә эшли. План буенча һәр бәйрәмне кулларыннан килгәнчә матур һәм эчтәлекле итеп уздыралар. Түләүле дискотекаларда җыелган акчага ремонт эшләре, төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Байлар авылында 25тән артык ноктада ут яна. Калган янмаган багана утларын ремонтлау эшләре бара. Ике ноктага өстәмә фонарьлар кую күздә тотыла. Район хакимияте ярдәме белән, кышны өзеклекләрсез чыгу максатында, хуҗалыкларга фураж, печән таратылган. Авылда чүпне урнаштыру мәсьәләсе уңай хәл ителгән - "Чиста йорт-2" җәмгыяте машинасы чүпне атнага бер көн авыл буйлап җыеп чыга. Авылның Октябрьский урамында сузылган су линияләре буйлап халыкка су килеп җиткән. Депутат, "Электросоединитель" ААҖ генераль директоры Р. Нәбиуллинның турыдан-туры катнашында Байлар авылының Тукай урамында юлга ремонт ясалган. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, депутатыбыз баш тартмый, ярдәм кулы суза, ди авыл җирлеге башлыгы. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә авыл җирлегендә мотопомпа, янгын сүндерү шланглары булдырылган. Авыл урамнарында 15тән артык эт юк ителсә дә, торак пунктка Урыссу бистәсеннән сукбай этләр һөҗүм ясап, халыкның кош-кортларын юкка чыгаралар. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы ихата янында сакланган төзелеш материаллары өчен штраф салынуы турында кисәтте. Алдагы елга планнар арасында авыл урамнарын, баганалардагы яктырткычларны ремонтлау, клубка капиталь ремонт ясау, кышын юлларны кардан арындыру кебек мәсьәләләр әйтелде.
Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин чыгышы залдан бирелгән сораулар белән аралашып барды. Сораулар пай җирләре, җир сату, юлларны чистарту, йортларга су кертү мәсьәләләре турында булды. Чыгыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев