Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп бүләк Акбашка китте

Күптән түгел Ютазы почта элемтәсе узелында бүләкләр уйнатылып, Әбунәче көне уздырылды.

Почта һәм район газетасы редакциясе хезмәткәрләре 2012 елның икенче ярты еллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе кысаларында чара үткәрделәр. "Ютазы таңы" ("Ютазинская новь") газетасына язылучылар арасында редакция отмый калмый торган лотерея уйнатты. Уенның төп бүләген, бер капчык онны Акбаш авылында яшәүче Әнвәрия Хәсәнша кызы Галәүтдинова отты. Әбунәче күптән түгел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Тумышы белән ул Баулы районының Ташлы авылыннан. Ул бөтен гомере буена мәгариф системасында эшләгән - башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Мәктәптә балалар тәрбияләүдән тыш, ул үзенең алты баласын карап үстергән. Әнвәрия Хәсәнша кызы безнең газетаның тугры укучыларының берсе, басмабызны күп еллар дәвамында алдырган. Бу көнне ул махсус рәвештә аңа язылу өчен Акбаштан килгән. Аңа газетабызны яратканы өчен бәхет елмайды. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, әбине бүләге белән исән-имин авылына кайтарып куйдылар.
Төп бүләк район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов ярдәмендә Тукай исемендәге ҖЧҖ тарафыннан бирелде. Калган лотерея уйнатуда катнашучылар да газета редакциясенең кечкенә бүләкләреннән башка китмәделәр. Кечкенә булса да, төш кенә!
Әбунәче көне нәтиҗәле узды. Республика матбугаты басмаларына 50 ютазылы язылды, ә район газетасы тиражы бу көнне 60 нөсхәгә тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев