Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп чыршыда утлар балкый

Урыссуның балалар паркында 27 декабрь кичендә төп чыршы ачылды.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев яшел гүзәлкәй тирәсендә җыелган бала-чаганы, өлкәннәрне сәламләде. Ул әлеге бәйрәмне оештырган предприятие җитәкчеләре Владимир Петровка ("Урыссу ГРЭСы ТГК" ЯАҖ), Рәшит Нәбиуллинга ("Электросоединитель" ААҖ), Вячеслав Матвеевка ("УХЗ" ЯАҖ), Илһам Сафинга ("Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ) һәм башкаларга рәхмәтен белдерде.
Шул ук кичне Рөстәм Мидхәт улы "Административ бина һәм корылмаларның иң яхшы бизәлеше" район бәйгесендә призлы урыннар алган учреждение, предприятие җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.
Ә тантаналы өлештән соң, район мәдәният йорты артистлары оештырган бәйрәм сценариесе буенча, бер ел эчендә үскән һәм күпкә матурайган чыршы тирәсендә бала-чага әйлән-бәйлән уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев