Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп сыйфатлары - җаваплылык

Районның салым органнарында эшләүчеләр 21 ноябрь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе салым органында эшләүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Төп бурыч - төрле дәрәҗәдәге бюджет өлкәсендә тулысы белән һәм үз вакытында салым җыеп алуны тәэмин итү. Менә шул дата Татарстан Республикасы буенча Россия ФСХның 15 санлы районара инспекциясе начальнигы Алсу...

- Алсу Әзһәровна, Сезнең караш буенча, салым органында эшләүчеләрнең төп максаты нәрсәдә?
- Бар кешегә дә билгеле, салым - дәүләтнең төп керем чыганаклары булып тора. Салым түләүләренең артуы - бюджет өлкә-сендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын, пенсияне һәм ярдәм акчаларын вакытында түләүне тәэмин итә, дәүләт икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү ысулы. Мәсәлән, авыл хуҗалыгына, юллар төзүгә. Безнең эш аркасында барлык дәрәҗәдәге бюджет формалаша.
- Һәрвакытта диярлек, бигрәк тә оптимальләштерү вакытында, кадрлар барлык сорауларны да чишә. Үзегезнең хезмәттәшләрегез турында нәрсә әйтә аласыз?
- Безнең инспекциядә 71 кеше эшли. Хезмәттәшләр үзләренең һөнәри бурычларын төгәл үтиләр. Без үзебезнең ветераннарыбыз белән горурланабыз, алардан өйрәнәбез. Һәм, гомумән, салым органнарында эшләүчеләр башкару дисциплинасы белән аерылып торалар. Безнең эшчеләрнең төп сыйфатлары булып, мин, белемгә омтылу, җаваплылык, фидакарь хезмәт, һәм һәрвакыт куйган максатларына ирешү тора дип саныйм. Эшебез нәтиҗәле булырга тиеш. Дәүләт салым структурасы модернизациясенә зур акчалар сала, барлык юнәлешләрдә дә заманча информацион технологияләр кертә, автоматлаштыру дәрәҗәсен арттыра һәм техника белән җиһазландыра, мәгълүмәти ресурсларның иминлеген кайгырта. Бу салым түләүчеләр белән эшләүне җиңеләйтә, төрле эш урыннарында җайлы гына зур мәгълүмат базасыннан куллануны тәэмин итә.
- Ә бу безгә, гади салым түләүчеләргә, нәрсә бирә?
- Салым түләүчеләргә шулай ук яңалыклар бар, алар әлегә гамәлгә кертелә. Интернет кулланырга мөмкин булган яңа сервислар барлыкка килә. Мәсәлән, бүген һәр кеше "шәхси салым түләү кабинетына" тоташа ала һәм аннан салым түләү объектлары, түләнгән һәм түлә-нәсе салымның суммасы, шулай ук кайда салым артыгы белән түләнгән, ә кайда салым суммасы җитеп бетмәү турында мәгълү-мат ала алалар. Монда ук түләү документын чыгарып алып була, һәм шуның белән банкка барып түли ала. Яисә, әгәр дә элек- трон түләү картасы булган очракта, өйдән чыкмый гына интеренет аша түләргә була. Бу сервис күптән түгел генә барлыкка килде, әле барлык салым түләүчеләр дә моның турында белеп бетермиләр, ләкин бу шулкадәр уңайлы: эштән арынырга кирәкми, чиратта торасы юк. Бер сүз белән әйткән-дә, хокуклы дәүләттә уңайлы тормышка һәм хезмәт-кә омтылабыз.
Белешмә. Салым органнарында эшләүчеләр көне "Россия Федерациясенең салым органнарында эшләүчеләр көне" 2000 елның 11 ноябрендә чыккан 1868 санлы РФ Президенты Указы нигезендә билгеләп үтелә. Әле Петр I заманында ук 12 коллегия булдырылган, аларның дүртесе финанс эшләрен алып барганнар: камер-коллегия, штатс-конторколлегия, ревизион-коллегия һәм коммерц-коллегия. 1780 елда Екатерина II дәүләт керемнәре турында экспедиция булдыра. Ә 1802 елда Александр беренченең "Министрлыклар булдыру" манифесты нигезендә дәүләт керемнәре һәм чыгымнары белән эшләүче Финанслар министрлыгы булдырыла, СССР Министрлар Советының 1990 елның 24 гыйнварында чыккан 76 санлы карары нигезендә Финанслар министрлыгы составында дәүләт салым инспекциясе барлыкка килә. Ә 1991 елның 21 ноябреннән Россия Федерациясенең 216 санлы Указы нигезендә Россия Федерациясенең Дәүләт салым хезмәте эшли башлый (элегрәк ул Финанслар министрлыгы составында була). Россия Федерациясе Президентының 1998 елгы 23 декабреннән булган 1635 санлы Указы нигезендә Россиянең Дәүләт салым хезмәте Россия Федерациясе Министрлыгының салым җыю хезмәтенә әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев