Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җир күңелне җылыта

Ул редакциягә очып диярлек килеп керде һәм америкалыларга хас үзенчәлекле, бераз сузыбрак сөйләве белән әйтеп куйды: Урыссу шундый матур, ә кешеләре - аеруча!

Дамирә Фельдман-Юнусова белән укучыларыбыз узган елда басылган язма буенча таныш. Урыссуда туып үскән, бүген ул Америка гражданы. Аның ел саен Майамидан Россиягә, безнең районга кайтуы иң элек зарурлык белән бәйле. Монда аның әти-әнисе - Мәрьям Сәмигулла кызы һәм Әмир Мирсәет улы яши. Алар өлкән яшьтә булу сәбәпле сырхаулары җитәрлек. Менә бу юлы да, ди Дамирә Әмир кызы, әтисенә "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килгән. Аның сүзләре буенча, үз-үзен тотышы һәм игътибарлы булуы белән фельдшер яшь егет яхшы тәэсир калдырган. Ул Марат Мәгъсумов булып чыккан.
- Ул зарларны тыңлады, тиешле инъекцияләр ясады һәм икенче көнне өйгә участок терапевтын чакырырга тәкъдим итте,- дип сөйли Юнусова. - Икенче иртәгә инде табиб безне "ашыгыч ярдәм" бүлекчәсенә җибәрде, чөнки әтинең хәле начарайды. Бу 5 июль иде. Безне сөттәй ап-ак халат, шундый ук төстәге туфлиләр, чалбар кигән, күзлекле табиб каршы алды. Нәкъ Голливуд актеры, дигән уй сызылып узды баштан. Кызганычка каршы, күренеп торучы битарафлык күрсәтте, табиб этикасы - ZERO. Ул үз вазифасы буенча авыру кеше белән элемтәгә керү бурычын күз алдына китереп, моңа вакытын сарыф итүдән авырсынды күрәсең. Стационарга яткырырга теләгебезне җиткерүгә, бары иңбашын сикертте: урыннар юк. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранга хастаханәдә урын юк? Уйдан әйтелгән сорау җавапсыз калды.
Районның башка медицина хезмәткәрләре белән аралашу әлеге һөнәр вәкилләре турындагы "тискәре" уйларымны юып төшерде. Дежур терапевт Наил Галиевка кергәндә аерым игътибарга исәп тотмаган идек. Табиблар бит шундый ук кешеләр, аларга да кешелек хисләре ят түгел. Табиб Галиев та үзенә хас булган һөнәрманлык, бүгенге көн ситуациясен аңлау, осталык һәм чын күңеленә пациентка ярдәм итү теләген кушып эшләү сыйфатлары бар, болар аңа эшендә ярдәм генә итәр, дип ышанам. Икенче табиб, кем белән миңа очрашырга туры килде, ул - Урыссу үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Фәрит Хәбибуллин булды. Төгәл, ял көне булуга карамастан, килде. Килешкәнчә, нәкъ 20 минуттан соң. Авыруны караганда - бары әдәплелек һәм хөрмәт. Шуның кадәр уңай тәэсир калдырды, күңел ныклап тынычланды. Хастаханәнең баш табибы Ленар Хәлиуллин шулай ук үзенең йомшак мөгамәләсе, хезмәткәрләрен вакытында оештыра белүе белән гаҗәпләндерде. Онколог Илдус Мөгыйнов исә аз сүзле булуы һәм нәтиҗәле эше белән аерылып тора. Болар бәяләп бетергесез сыйфатлар.
Теманы дәвам итеп, күңелендә тирән тәэсирләр калдырган урыссулылар арасыннан ул УГРЭС директоры Владимир Петров һәм электроцех начальнигы урынбасары Павел Анисимов исемнәрен атый. Эш шунда ки, әлеге предприятиедән аның әнисе пенсиягә киткән. Үтенеч исә әнисенең балкон тәрәзәләрен яңартуда ярдәм күрсәтүгә кагылган. Петров, бөтен вариантларны карап, көз көне ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тапкан. Дамирә ханымның күңелендә Уруссинская урамында урнашкан, эшмәкәр Ренат Хәбибуллин башлангычында эшләүче кибетләрнең берсендә көнкүреш техникасы сатып алганда хезмәт дәрәҗәсе югарылыгы турында яхшы фикер калган. Ә тагын, ди ул дулкынланып, Урыссу матурланган. Һәм... прогресс - җәяүлеләр өчен үтү юлы каршында автомашиналар туктый башлаган.
Ихласлылык, я киресенчә, ясалма яхшылык теләү үзеннән-үзе күренә. Билгеле инде, безгә барыбызга ихлас күңеллелек ошый. Дөрес, кайвакыт, охшаш күренеш белән очрашып, кеше югалып кала. Аның сүзләре буенча, Америкада елмаючы кеше - көндәлек халәт, һәм нигездә, - дежур елмаю астында кешенең асылын һәм фикерләрен яшерү осталыгы да бар.
- Тик! Шул ук табиб төрле шикаять, тәнкыйтьне алмас өчен үзеннән торганны барысын эшлиячәк. Җибәргән хата аны бер сәгатьтән суд скамьясына китерергә мөмкин, - дип сөйли Фельдман.
Дөньякүләм исемгә ия музыкант, пианист, ул әле һаман университетта укыта, аның үзенең концерт-студиясе бар, бик актив теннис уйный. Аларга кушып, профессор Фельдман Майамида осталыкларына башка профессионаллар көнләшерлек пианист - музыка сөючеләрне берләштерүче оешмага нигез салучы. Бер сүз белән әйткәндә, оешмада башка өлкәләрдә уңышка ирешкән Франциядән, Германиядән, Америкадан кандидатлар, доцентлар, фән докторлары... Моннан тыш, ул үз концертларын оештырырга да өлгерә. Һөнәрилеген дәрәҗәдә тотар өчен инструментына хыянәт итмәскә тырыша - көнгә ике сәгать булса да шөгыльләнә. Якташларның йөрәк җылысы күңелемне җылытты, ди Фельдман ханым. Ул да бит әле Ютазы районы җире өчен соңгы кеше түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X