Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукай турында кызыклы мәгълүматлар

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне

- Габдулла Тукай биш телне - татар, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрен камил белгән.

- Тукай үзенең барлык әсәрләрен татар телендә язган. Аның шигырьләрен рус теленә күп кенә шагыйрь һәм язучылар тәрҗемә иткән, алар арасында Анна Ахматова, Самуил Маршак, Вероника Тушнова, Константин Липскеров һәм башкалар булган.

- Шагыйрьнең әсәрләре дөньяның 40ка якын теленә тәрҗемә ителгән.

- 8 еллык иҗат гомерендә ул 9 поэма, 400 дән артык шигырь, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр язарга өлгергән.

- Габдулла Тукайга һәр язылган юл өчен 50 тиен көмеш яки алтын түләнгән, бу аны үз чорының иң югары түләнә торган шагыйре иткән.

- Тукай үзе васыять итеп калдырган теләкләрнең берсе - сәләтле балалар өчен стипендия булдыру булган, аңа шагыйрь 500 сум акчасын бүлгән.

- Ул гомере буе китаплар җыйган, бүлмәсенең барлык тәрәзә төпләре һәм шкафлар китап белән шыгрым тулган булган. Күршеләре кереп, берәр нәрсә укый алсын өчен, ишеген һәрвакыт ачык калдырган. Бу игелеге аркасында аңа шактый гына китапларын кире кайтармаганнар, ә шагыйрь үлгәч, аның китапханәсе бөтенләй юкка чыкан.

- Габдулла классик рус әдәбиятын, аеруча Лермонтов һәм Пушкин иҗатын югары бәяләгән. Тәрҗемәче буларак эшчәнлеген Иван Крылов мәсәлләрен рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүдән башлаган.

- Туберкулез белән авырганын белеп, ул төрле ысуллар белән дәваланырга тырышкан, хәтта шул чорда данлыклы булган кымыз белән дәвалануга мөрәҗәгать иткән. Ләкин дәвалау ярдәм итмәгән, өстәвенә, тузан белән тулган типографиядә эшләгәнлектән, үпкә ялкынсынуы тагын да көчәйгән.

- Тукайны җирләгән көнне, бөек шагыйрьгә зур хөрмәт буларак, Казанда барлык кибетләр һәм фабрикалар диярлек ябылган, шулай ук мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә дәресләр туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев