Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелеш сезонында – эшне төгәлләргә

Төзелеш объектларын тапшыру билгеләнгән вакытта, тапшыру акты нигезендә үтәргә тиеш.

Ел эчендә үзләштерелергә тиешле акчалар калган очракта, киләсе елда төзелешне дәвам итү өчен күчмиячәк, дип ассызыклады республика башлыгы Р. Миннеханов. ТР Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлекләр башлыкларын кертеп, торакны тапшыру буенча шимбә көнне үткәрелгән киңәшмәдә. Президент бөтен көчне ныклы эш алып баруга юнәлтте. Федераль акчаларны җәлеп итүче программалар тиешле дәрәҗәдә түгел, дигән фикер яңгырады киңәшмәдә. Башка вариантларны карарга кирьк, ягъни торак-коммуналь хуҗалыкның шәһәр транспорты хезмәткәрләре өчен аренда программалары (сүз ведомстволы кечкенә гаилә фатирлары турында бара), шәхси торак төзелешенә этәргеч бирү. Шулай ук электрон үзара эшләү, җылылык белән тәэмин итү сораулары тикшерелде. Иң беренче чиратта җылылык мәгариф учреждениеләрендә һәм хастаханәләрендә бирелергә тиеш, дип йомгакланды киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X