Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе депутатлары эшчәнлек нәтиҗәләрен һәм киләчәккә бурычларны тикшерделәр

17 декабрьдә Урыссу бистәсе советы рәисе башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелендә узган шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы утырышында депутатлар узып баручы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен һәм киләчәккә бурычларны тикшерде.

Көн тәртибендә ике сорау каралды: "2015 елга, шулай ук 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга Урыссу бистәсе бюджеты турында" һәм 2013 елның 19 декабреннән булган 24 санлы "2014 елга, шулай ук 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Урыссу бистәсе бюджеты турында"гы Урыссу бистәсе советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында". Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин мәгълүматын тыңлаганнан соң, депутатлар 2015 елга табышлар һәм чыгымнар буенча Урыссу бистәсе бюджетын 28 млн 845,1 мең сум, 2016 елга - 29 млн 629,7 мең сум һәм 2017 елга 30 млн 597, 2 мең сум күләмендә раслады.

Рөстәм Нуриев кыскача район үзәгендә һәм тулаем районда башкарылган социаль әһәмияттәге бурычларга тукталды. Аерым алганда, сүз төзекләндерү буенча эшләр турында барды, аларны гамәлгә ашыру киләсе елда да шактый күләмдә күздә тотыла. Бу республика һәм юл фонды хисабына яңа микрорайонда юллар, тротуарлар төзү, урау юл нигезен төзүне тәмамлау. Урыссу урамнарын яктырту өчен диодлы яктырткычлар кую сәбәпле экономияләнгән акчага, ә бу узып баручы елда өч миллион сумга якын, өстәмә рәвештә КамАЗ сатып алу һәм төзекләндерү буенча предприятиенең машина-техник паркын тагын да камилләштерү планлаштырыла. Солнечный микрорайонында балалар бакчасын төзүне дәвам итү (нигез салына башлаган инде), күп балалы гаиләләргә бүленгән участокларны су белән тәэмин итү күздә тотыла. Бушаган бала тудыру йорты бинасында сәнгать мәктәбе, ә элекке музыка мәктәбендә музей урнашачак. Торак сафка бастыру, шул исәптән аварияле торактан күчү программасы буенча, дәвам итәчәк. Бу җәһәттән яңа фатир мәйданының өчтән бер өлеше милеккә, калганы социаль найм буенча биреләчәк.

Төзекләндерүгә килгәндә, бистә эчендәге территорияләрне яшелләндерүдән тыш, яңа елда Октябрьский шәһәре ягыннан "керү" юлларына газоннар һәм чәчәк түтәлләре ясау күздә тотыла. Депутатлар үз чиратларында Урыссу бистәсендә футбол мәйданчыгы төзү, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру буенчча мәсьәләне хәл итү зарурлыгын ассызыклады.

Утырыш ахырында җыелучылар игътибары элекке Октябрьский базасы территориясендә яңа производство эшли башлавына юнәлтелде, бу яңа эш урыннары тәкъдим ителергә мөмкин булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев