Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу делегациясе Мәскәүдә

Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында, 24 августтан 26 августка кадәр, Россия Федерациясе башкаласында безнең район делегациясе булып кайтты.

Тыл хезмәтчәне Җәмил Ильясов, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хөснулла Галимуллин, Урыссу гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Альбина Миңневәлиева һәм 124 санлы һөнәри училищеның 3 курс укучысы Ольга Кондратьева Поклонный тавында булдылар, экскурсия белән Кызыл мәйданны, Александр бакчасын һәм Мәңгелек утны, Мавзолейны һәм башка истәлекле урыннарны карадылар. Мәскәүгә бару алдыннан делегатлар Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары чыгыш ясаган митингта катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X