Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу ГРЭСының 70 еллыгы билгеләнеп үтелде

Урыссу ГРЭСы коллективы Энергетиклар көне алдыннан һөнәри бәйрәмнәре белән бергә үз станцияләренең 70 еллыгын да бәйрәм иттеләр.

Тантаналы чарада Урыссу ГРЭСы генераль директоры Эдуард Шакиров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин катнашты. ГРЭСның генераль директоры беренче урынбасары, башкаручы директор Владимир Петров һәм хөрмәтле кунаклар электр станциясенең иң яхшы эшчеләренә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының һәм район советының мактау грамоталарын тапшырдылар, станциянең Хезмәт даны китабына кертеләчәк эшчеләрнең исемнәрен әйтеп уздылар. Станция җитәкчелегенең рәхмәт хатларына һәм мактау грамоталарына шулай ук коллектив тормышында актив катнашкан һәм төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда станция намусын яклаган кешеләр лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев