Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсендәге тәртип һәм чисталык кемнән тора?

Бүген Урыссу урамнарында үскән алабуталар, капчык белән калдырылган чүпләр турында тәнкыйть белән язылган сүзләрне социаль челтәрләрдә еш очратырга була.

Күптән түгел торак милекчеләре белән очрашулар узды. Арада ТМШлар эшенә карата зур ризасызлык тудырган кешеләр дә булды. Бәлкем, алар күпмедер дәрәҗәдә хаклыдыр да. Әмма тирә-яктагы тәртип һәм чисталык без, яшәүчеләрдән торуын, еш онытабыз яисә битараф булып калырга тырышабыз.

Менә бүген Болын урамындагы 29 санлы йортта яшәүче берәү төшке аш вакытында, сәгать бер тула ун минуттан, каты көнкүреш калдыкларын фатирыннан алып чыкты һәм Болын урамындагы машина йөри торган юл буенда урнашкан газ будкасы ишегенең тоткасына элек куйды. Һәм тыныч кына кире атлады. Түзмәдек. “Нигә ул чүпне анда чыгарып куйдыгыз”, - дип сорадык. Әлбәттә, бик үк итагатьле килеп чыкмады. Теге иптәш: “Ә мин аны кая куярга тиеш?”, - дип җавап бирде.

Шулай булгач, дуслар, Урыссу урамнарындагы пычракны читтән килеп беркем дә барлыкка китерми. Авыз кыек булганга, көзге гаепле түгел.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев