Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистсенең Горький урамы яңартылды

Район үзәгенең әлеге урамында яшәүче кешеләрнең, аеруча өлкән буын вәкилләренең күптәнге хыялы тормышка ашты – Горький урамында эскәмияләр барлыкка килде.

Урыссу бистәсенең әлеге яшел урамында эскәмияләр урнаштыру гозерен активистлар район җитәкчелеге белән очрашуда бер тапкыр гына җиткермәде. Ниһаять, көзге төсләргә маныла башлаган каен агачлары астында эскәмияләр һәм урналар куелды. Аларда хастаханәгә, даруханәгә, социаль яклау һәм Пенсия фонды бүлекләренә барырга чыккан кешеләр утырып ял итәр яисә ахирәтләр дустанә әңгәмә корып утырыр, дип ышанасы килә. Урналар булгач, тирә-якта чүп-чар да кимер, дип өмет баглыйсы килә. Бер генә теләк, үсмерләр һәм яшьләр генә әлеге эскәмияләрдә шау-шу оештырып, яшәүчеләрнең тынычлыгын бозмасын.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев